Равил Сабыр: «Авторны үтерү яхшырак»
Бүген, 31 гыйнварда, Әлмәттә заманча драматургиягә багышланган 3 көнлек семинар-интенсив үз эшен башлый. Анда 19дан алып 57 яшькә кадәр 15 кеше катнаша. Араларында Камал сәхнәсендә әсәрен чыгарган, «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңгән драматурглар белән беррәттән, пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә бар. Оештыручылар (Әлмәт театры, Татарстан Язучылар берлеге, «Татнефть» хәйрия фонды) шуңа ышана – семинар нәтиҗәсе буларак, 5-6 яңа пьеса төрле театрларда сәхнәгә менәчәк.
Бу чарада «Intertat» хәбәрчесе дә катнаша, һәм аның язмасы белән сез соңрак таныша алачаксыз. Ә бүген без сезнең игътибарга драматург Равил Сабырның татар театры сәнгатенең бүген нинди вазгыятьтә булуы турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез.
Тагын «тибеп» киттеләр
Беренче генә түгел бу хәл, шулай да барыбер күңелгә тия. Югыйсә күнегергә вакыттыр инде, игътибарга алмаска, ис китәрлек яңалык түгел ич, гел шулай булгалап тора. Тик барыбер йөрәк әрни...
Камал театрының яңа бинасы турында соңгы вакытларда чыккан күпсанлы мәкаләләрнең берсендә чираттагы мәртәбә татар драматургларына «тибеп» уздылар. Имеш, юк алар, булганнары заманча яза белми. Хәтта Илгиз Зәйниевкә дә эләккән: формасы буенча пьесалары Хәй Вахитныкын хәтерләтә, янәсе, ә эчтәлеге юк – бушлык.
Белинский да, билгеле булганча, Пушкин белән Гоголь язып яткан заманнарда «у нас нет литературы!» дигән, анысы. Ә режиссерларның гомумән яраткан шөгыле инде ул пьесалар кытлыгына зарлану. Хәзер генә түгел, гомер бакый шулай булган. 1910 елда «МХТ»ның якын киләчәге турында чыгыш ясаганда, Консантин Станиславский: «Театр тупикка килеп терәлде, куяр нәрсә табып булмый, пьесалар юк», – дигән. (Чыганак: Статьи. Речи. Беседы. Письма. Станиславский К.С. 1953).
Гадел булу өчен шунысын да искәртик инде, 1-2 пьеса язып әсәрен куйдыра алмаган язучылар, гадәттә, театрларны гаепли. Аларның даһи пьесаларын аңлар дәрәҗәдәге режиссер тумаган әле, янәсе. Бу сүзләргә елмаерга да мөмкин булыр иде, тик... Хәер бу темага алдарак кагылырбыз, ә хәзер минем шушы турыда әйтелгән Марсель Сәлимҗанов сүзләрен китерәсем килә. Бер телеинтервьюсында ул болай дигән иде: «Без театрда көн саен, берәр драматург даһи пьеса алып килер, дигән өмет белән яшибез». Хәзер дә шулайдыр дип беләм. Хуш. Тик ул драматург каян килеп (үсеп) чыгарга тиеш икән соң? Драматургия үги бала ролендә йөргәндә мөмкин әйберме бу?
«Ә син нишләп йөрисең?»
Менә, әйдәгез, фильмнарны (спектакльләрне) генә алып карыйк. Аларда драматург персонажы булса, ул – гадәттә карикатур образ. Ни өчен? Чөнки автор үзе турында яки үз һөнәре турында юмор белән яза бит инде, үз-үзен мактап утырмый. Режиссерларга шул җитә кала инде, алар артистларга бу образны тагын да күпертеп уйнарга, хәтта, әйтер идем, шешенке итеп күрсәтергә кушалар. Халык рәхәтләнеп бот чаба-чаба көлә инде.
Ник алай гадәткә кереп киткәндер, белмим, тик, нишләптер, «драматург – театр кешесе түгел» дигән бер инану димме, кагыйдә димме яши. Туфан абый Миңнуллин сөйләгән иде берсендә:
– Камал театрына кереп бара идем, каршыма Шамил (Закиров. – 1985-2012 елларда театр директоры) очрады. «Нишләп йөрисең монда?» – ди миңа. «Ә син монда нишләп йөрисең?» – дидем. Оялды Шамил, аңлады хатасын...
Үзенең соңгы язмаларының берсендә Туфан абый бу теманы дәвам итеп, ачынып, «Театр көне – ул безнең, драматургларның да бәйрәме» дип язарга мәҗбүр булган иде.
Марсель Сәлимҗановның сүзләренә тагын бер игътибар итсәк, «пьеса алып килер дигән өмет» ди бит ул, ягъни драматург каяндыр читтән килергә тиеш. Менә карагыз, театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та – режиссер, актер, рәссам һ.б. – аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы – юк. Ягъни, аннан кала барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә дигән сүз. Менә кемнең пьеса язу – төп эше? Илгиз Зәйниевнекедер, бәлки? Юк, ул үзе: «Мин – режиссер булып эшләүче драматург», – дип интервью бирде. Күптән инде, 2019 елда ук. Хәзер, ике театрда берьюлы җитәкче вазифасын башкаргач, аның пьеса язарга вакыты калуы гомумән бик шикле.
Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую дөресме соң? Ни өчен без популяр фильмда Евстигнеев уйнаган халык театры режиссеры: «Кроме того, актер должен где-то работать! Неправильно, если он целый день, понимаете, болтается в театре. Ведь насколько Ермолова играла бы лучше вечером, если бы она днем, понимаете, работала, у шлифовального станка», – дигәндә көләбез, ә драматург шул ук хәлдә булганда, ягъни көндез эштә булган көчләрен сарыф итеп, төнлә тагын пьеса язып утырганга көлмибез? (Бу турыда берничә ел элек язган идем инде, кабатланам, гафу!)
Хуш, ә хәзер үзебезнең язучылар мохитен, каләмдәшләребезнең драматургларга мөнәсәбәтенә карыйк. Шундый ярым шаяртып әйтелә торган сүз бар, имеш, драматургиянең әдәбиятка ни катнашы бар? Янәсе, башка жанрда иҗат итә алмаган кешеләр генә пьеса яза. Ә миңа калса, бу – иң катлаулы жанр. Сәхнә әсәрен иҗат итәр өчен бик нык әзерлекле булу кирәк. Шунысын да онытмыйк, драматурглар проза яза ала, тик прозаикларның барысы да пьеса яза алмый. Аннары драматургларга мөрәҗәгать итәләр, пьеса язып бир әле минем роман буенча, диләр.
Авторга – 3 миллион
Күптән түгел бер яңалык ишетеп шаккаттым. ТР Мәдәният министрлыгы театрларда 2020 елда чыккан (5 ел элек!) спектакль авторларына гонорар түли башлаган икән. Бурычларын каплап бетергәч, башка бу максатларга акча бүлеп бирмәячәк, ди, театрлар үз бюджетларыннан түләргә тиеш булачак. Ягъни драматург каяндыр килеп чыгып, көндез хөкүмәткә эшләп, төнлә даһи пьеса язып, аны театрга алып килеп бирергә тиеш, тик аңа хезмәте өчен еллар буе түләмәсәң дә була, дигән сүзме инде бу?
Менә, мәсәлән, 2024 елның 24 маенда Минзәлә татар дәүләт драма театрында минем пьеса буенча «Син генә җитмәгән идең!» комедиясенең премьерасы булып узды (режиссеры – Булат Бәдриев). Миңа әсәрем өчен гонорар алырга кайчан чират җитәр икән? Кем түләр икән аны? Бу сорауларга миндә бүген җавап юк, гәрчә Минзәлә театрына да, Мәдәният министрлыгына да берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп карасам да. «Син генә җитмәгән идең!» – дип кенә җавап бирәләр.
Шул ук вакытта, миңа юристлар аңлатканча, закон нигезендә, премьера чыгарга 2 ай алдан, ягъни 24 мартка кадәр, минем белән килешү төзелгән булырга тиеш иде. Ул гына да түгел, бу вакытка хәтта килешүдә күрсәтелгән гонорар суммасы да түләнгән булырга тиеш. Юристларга нәрсә аларга? Судка бир, диләр. Ләкин мин, Минзәлә малае, ни оятым белән туган ягым театры белән судлашып йөрим инде? Гәрчә, кем әйтмешли, прецедентлар бар. Татарстан театрларының берсе, авторлык хокукларын бозган өчен, бер авторга 3 миллион сумнан артык акча түләргә мәҗбүр булган.
Форсаттан файдаланып, мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать итәсем килә. Прокуратура хезмәткәрләре матбугатта чыккан язмаларны үзләренә килгән гаризага тиңләп эш башлый. Хөрмәтле Ирада ханым! Минем бу мәкаләне дә Сезнең исемгә язылган гариза дип кабул итсәгез иде. Минем генә түгел, башка драматургларның да пьесалары өчен түләүне тәэмин итүдә булышсагыз иде. Бавырымның бер чите белән сизенәм, әлеге сәхнә әсәрләрен чыгаруда катнашкан режиссерлар, рәссамнар, кыскасы автордан кала барысы да, әллә кайчан үзләренә тиешле акчаны алгандыр инде...
«Мин үлгән драматургларны гына яратам!»
Акча мәсьәләсенә соңрак әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер иң катлаулы сорауга – режиссер белән драматург мөнәсәбәтләренә тукталасы килә. Менә хәзер бармак бөгеп исәпләп утырдым, спектакльләр чыгарганда 7 режиссер белән бергәләп эшләргә туры килгән икән миңа. Барысы белән дә бик тату, уртак тел табып, уңышлы эшләдек. Бәхәсләшкән чаклар да булды инде, әлбәттә, ансыз гына түгел, тик, тулаем алганда, уртак хезмәттән ике як та разый калды кебек. Фәрит Бикчәнтәев белән бергәләп спектакль чыгармасак та, берничә мәртәбә очраштык, төрле проектлар турында сүз алып бардык, фикерләребез дә бер юнәлештәрәк кебек иде, тик, ни кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында эшләр сәхнә әсәре чыгуга кадәр барып җитә алмады. Ярар, бәлки киләчәктә булыр, дип ышаныйк.
Режиссерлар белән азмы-күпме таныш булганга, куяр нәрсә юк, дигәндә, бер яктан, аларны аңлыйм да кебек мин үзе. Чөнки кайчак менә берәр яхшы фильм карыйсы килә. Хәзер бит инде интернетта миллион алар, җаның теләгәнен сайлап ал. Ләкин кайбер вакытта шул җаның теләгән фильмны таба алмыйча изаланасың. Ә режиссерның кул астындагы яңа язылган пьесалар саны интернеттагы киноларга караганда күпкә азрак. Аның сайлау мөмкинлеге шактый чикле, тар. Режиссерның уйлары, аны борчыган мәсьәләләр бер төрле, драматургныкы – башкача, үзенеке. Чөнки алар бит икесе – ике кеше, уйлары һичничек бертөрле була алмый. Тегесен укып карый режиссер, монысын – юк, ул борчылган мәсьәләләр турында язылмаган. Яки темасы шул, тик ул теләгәнчә язылмаган.
Алар бит Мәскәүләрдә укыганда, дөнья драматургиясенең вакыт иләге аша узган иң яхшы, иң көчле әсәрләре белән эшләргә өйрәнгән. Сайлау мөмкинлеген дә ничек кулланасың бит әле. Бер карасаң тар ул, икенче яктаң – бик киң. Бер тәнкыйтьченең шаярып әйтүенчә, бүгенге режиссерлар өчен алар куярдай бер генә драматург бар – Шекспир! Ну, аның күләгәсендә Чехов йөри инде, тик аны татар яратмый. Кешелек тарихында язылган теләсә кайсы шәп пьесага тотына алырдай режиссер өчен кем инде ул каядыр Әлмәттә яшәп ятучы ниндидер Равил Сабыр? Яки Артур Ибраһимов? Ни яза алсын инде ул? Шекспир кадәр точно булдыра алмый!
Аннан соң бит әле аның тагын шундый уңайсыз ягы да бар: Шекспирның әсәрен үзгәртсәң, ул сиңа теге дөньядан дәгъвасын әйтә алмый, ә хәзер яшәп иҗат итүче автор сәхнәдә үзе язган түгел, бөтенләй башка әйбер күрсә, ызгыш, җәнҗал чыгарырга мөмкин, ким дигәндә афишадан исемен алуны таләп итәчәк. Уңайсыз тереләр белән эшләргә. Миңа бер режиссер чырайга бәреп шулай диде дә: «Мин үлгән драматургларны гына яратам!»
Хан турында пьеса – заманчамы?
Яшь буын режиссерларга хас әйбер бу. Совет чоры театры мәктәбенә эләккәннәре автор фикеренә, әсәрдәге ул салган идеягә күпкә игътибарлырак. Менә, мәсәлән, Римас Туминасның (1952-2024) яшь режиссерлар турында әйткән сүзе.
«Бөтен заманнарда да шулай булган, яшьләр бар нәрсәне әйләндереп атарга, җимерергә, алыштырырга теләгән. Тик бу – җан сабырлыгы җитмәүдән килә. Бер куркыныч тенденциягә игътибар иттем – бернинди сәбәпсез артык сугышчанлык, әтәчлек. Бик азларның гына дуслашасы килә, бер-берсенә якын киләсе, бер-берсен өйрәнәсе килә. Чөнки, кешегә кадәр барып җиткәнче, озын, авыр юл узарга кирәк. Хәзерге яшьләр, бер-береңне аңлашуга һәм алай озак интегеп якынаюга караганда – үтерү яхшырак, дип саный. Авторга кадәр барып җитә алмыйлар, эпохага, музыкага, асылга кадәр барып җитә алмыйлар. Шуңа бердәнбер юл кала: балта алып урамга чыгып китәргә, үзеңне эзләргә. Балта алырга кирәкми, кешегә (аңлавымча, шул исәптән авторга) таба барырга кирәк».
Тагын бер кыска цитата: «Яшь режиссерлар үзләренең дөньяга карашларын күрсәтергә тели. Ә син авторны аңларга, аның фәлсәфәсен күрсәтергә тырышып кара, ул чакта, синең күзаллавың белән бергә кушылып, ниндидер кызыклы әйбер килеп чыгарга мөмкин».
Йөз процент килешәм мин бу сүзләр белән. Тик Туминас һәм аның кебек режиссерлар заманы узып бара, башкасы килә...
Тагын шунысы да бар: ни генә дисәгез дә, спектакльне режиссер куя, бу командада ул – № 1, көч аңарда. Ә кем көчле – шул хаклы. Шуннан китә инде, «куяр нәрсә ю-у-ук, хәзерге драматурглар заманча яза белми» дигән сүзләр.
Ә нәрсә ул заманча? Критерийлары нинди? Кем уйлап тапкан аларны? Гомумән бармы алар? Кем әйтә ала, пьеса заманча булсын өчен, ул нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча берьюлы 2 театр спектакль чыгарырга алына икән (әле тагын бер театрның планында бар иде, алар баш тартты инде, өченче булып хәбәр итмәделәр бу турыда), ул пьеса заманчамы? Заманча булып чыга инде, гәрчә чирек гасыр элек язылган булса да! Илдар Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан» драмасы да язылганнан соң чирек гасыр узгач куелган иде. Аңа кадәр нишләп куелмаган? Ни өчен бу әсәрләр 25 ел буена сәхнәгә менәргә лаек дип саналмаган да, күп еллар узгач кына, кинәт лаек булып куйганнар? Шул ук Туфан Миңнуллинның «Мулла»сына да, 2006 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңеп чыгуына карамастан, башта салкынчарак караш булган иде. Конъюктур әсәр бит ул, дигән сүзләр дә ишетелде. Ә аннары, 2012 елда, мөфтигә һөҗүм ясалып, ул яралангач, шул ук көнне мөфти урынбасары үтерелгәч, «Мулла» пьесасы шундук актуальгә һәм заманчага әйләнде һәм Камал театры сәхнәсендә куелды. Димәк, авторны башта аңлап бетермәгәннәр, ул тоемлаган әйберләрне театрда сиземләмәгәннәр.
Классикларның кара көннәре
Аңламаганнар димәктән, бер кызыклы факт искә төште. 2023 елның маенда Әлмәттә «Татнефть» финанс ярдәме белән «Ван Гог. Письма к брату» дигән спектакль-концерт булып узган иде. Юрий Башмет оркестры классик музыка уйнады, Россиянең халык артисты Евгений Миронов Ван Гогның энесе Теога язган хатларын укыды. Бу хатлар – туганы белән генә диалог түгел, бөек рәссамның үз-үзе белән дә, Аллаһ белән дә, дөнья белән дә сөйләшүе, бәхәскә керүе. Үзе исән чакта Ван Гогны тиле-милегә санаганнар, ул нибары бердәнбер картинасын сата алган. Ягъни, аны да «заманча ясый белмисең» дип сүккәннәр, ә бүген рәсемнәре 70-80 миллион доллар тора, тик ул бәягә дә таба алмыйсың әле.
Тагын берничә мисал. 1842 елда Санкт-Петербургның Александриинка театрында Гоголь пьесасы буенча куелган «Өйләнү» спектакле премьерасы тирән уңышсызлыкка дучар була. Нинди генә гаепләр ыргытмыйлар авторга?! Шул ук театрда 1896 елда Чеховның «Акчарлак» пьесасы буенча куелган спектакль белән дә шундый ук хәл була. Антон Павлович хәтта, гарьлегеннән, «бүтән пьеса язмыйм» дип әйтеп сала. Димәк, классикларны да үз вакытында «заманча пьесалар яза белмисез» дип тәнкыйтьләгәннәр.
Шул ук Туфан Миңнуллин ишетмәгән дип беләсезме бу сүзләрне? Мәсәлән, Минзәләдә Сабир Өметбаев аның «Безнең авыл кешеләре» пьесасын куйган. Артистлар каршы булган, юк бит инде монда куярлык та, уйнарлык та әйбер, дигәннәр. Ә Өметбаев әйткән: «Ул – яшь драматург, бөтен сер-кагыйдәләрне аңлап бетерми әле, өйрәнәселәре алда. Без аның бу әйберсен ни өчен болай язарга ярамаганын күрсәтер өчен, ул драматург буларак үсә алсын өчен куярга тиеш», – дигән. Кем белә, бәлки, ул чакта «Безнең авыл кешеләре» сәхнәгә менмәсә, ахыр чиктә «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әлдермештән Әлмәндәр» һ.б. бик күп шәп пьесалар язылмый калган булыр иде...
Йә гармунның каешы өзек, йә Газзә исерек
Бу фикерне дә беренче генә әйтүем түгел инде. Мин аны хәтта бер форумда мөнбәрдән чыгыш ясаганда да яңгыраткан идем. Хәтерем ялгышмаса, 2008 елда бугай, «Юность» ял базасында Әлмәт театры тырышлыгы белән, Язучылар берлеге катнашында, «Татнефть» ярдәме белән драматурглар өчен семинар узган иде. 2-3 көн барды бугай әле ул. Менә шунда, алдан кисәтеп тормыйча, бер дә көтмәгәндә миңа сүз биреп куйдылар. Мин чыктым да башыма килгән беренче уемны әйттем: «Драматург театрда үз кеше булмаса, аны бик камил булмаган пьесасын кат-кат яздырып үстермәсәң, өйрәтмәсәң, беркем дә Туфан Миңнуллин дәрәҗәсенә менә алмый. Туфан абый миңа үзе дә шулай диде, театрда күбрәк болганырга тырыш, артистлар, режиссерлар белән күбрәк аралаш, репетицияләргә кереп утыр, шунсыз драматург буларак үсеп булмый, диде».
Соңрак, семинарга нәтиҗә ясап чыгыш ясаганда, Фәрит Бикчәнтәев минем бу сүзләрне исенә төшерде. «Казанга килгәндә безгә дә кер, репетицияләрне кара, безнең ишекләр һәрвакыт ачык», – диде. Шуннан соң без Фәрит әфәнде белән шактый еш аралаша башладык, уртак проектлар турында да сүз барды, тик, кем әйткәндәй, йә гармунның каешы өзелде, йә Газзә исерек булды, кыскасы, җыр яңгырамады.
Ләкин шул вакыттан минем репетицияләргә мәхәббәт уянды. Чынлап әйтәм, спектакль премьерасын караганчы репетициядә залда утыру – йөз мәртәбә кызыграк, рәхәтрәк, файдалырак. Ул яктан Булат Бәдриев белән «җеннәр килешә» инде безнең. Булат минем пьесага алынса, һәрвакыт чакырып ала, репетиция барышында минем белән киңәшә, аның тирән инануы буенча, автор спектакль чыгарганда процесста нәкъ менә шулай актив катнашырга тиеш тә инде. Әмма, өстәрәк әйткәнемчә, мондый режиссерлар заманы үтеп бара.
Спектакль бар, әдәбият – юк
Нинди заман килә соң? «Мин № 1, көч – миндә, димәк, мин хаклы!» дип санаган режиссерлар заманы. Мин аларны да үземчә аңларга тырышам. Чыннан да, иҗат бит ул – бик интим процесс. Әгәрдә мин пьеса язып утырганда артымда берәр кеше басып торса, «кая, карап торыйм әле ничек язганыңны» дисә, мин 5 минуттан артык түзеп тора алмас идем, куып чыгарыр идем аны. Шуңа күрә режиссерларның актерлар белән әле эшли генә башлаган вакытта репетициягә кертмәүләре дөрестер дә, бәлки. Ләкин бит кайберләре премьерага кадәр бөтенләй кертмәү ягында. Һәм аларга гомумән автор кирәкми, Туминас әйтмешли, авторны үтерсәң яхшырак, аларча.
Автор үлгәч ни кала соң? Шул ук Бикчәнтәев бер интервьюсында: «Мин пьесаны ничек язып булганын күз алдына да китерә алмыйм», – дигән иде. Ә менә казах режиссеры Алибәк Омирбекулы юлын тапкан. Ул узган ел азагында Әлмәт театрында Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча «Явыз» спектакле чыгарган иде. Автор тексты анда беренче акт ахырында, бик күп булса, 5 минут яңгырыйдыр. Ә башка репликаларны Алибәк әфәнде... актерлардан яздырган.
Ничек килеп чыккан соң, дип сорарсыз инде сез. Премьерадан соң миңа бик күпләр бу сорауны бирде. Мин ни дип җавап бирергә белмичәрәк тордым башта, ә аннары төгәл билгеләмәсен таптым кебек: «Явыз»да спектакль дә бар кебек үзе, тик әдәбият юк». Ничек алай, дисәгез, тагын Марсель Сәлимҗанов сүзләрен китерә алам. Яңа пьесаны укып чыккач, ул еш кына: «Пьеса бар, әдәбият – юк», – дия торган булган. Яки: «Әдәбият бар, пьеса – юк». Ике очракта да спектакль барып чыкмаячак, дигән сүз.
«Явыз» спектаклендәге тел... Мин аны, артистларны үпкәләтмәс өчен, нинди дип атарга да белмим инде (гәрчә алар сәхнәдә «отсебятина» сипкәндә драматург тәнбиһ итсә – тагын автор гаепле, үзен әллә кемгә куя, янәсе!) Менә, беләсезме, нинди ул спектакльдәге тел? Тышауланган тай атлап китмәкче була да абына кебек. Сикергәләп тә барып карый инде. Ә беренче акт ахырында, артистлар автор тексты буенча куелган өзекне уйный башлагач, әйтерсең лә тайның аягында баулары өзелә дә, ул рәхәтләнеп юртып китә. Чын безнеңчә, татарча, бик төзек, аңлаешлы сүзләр сәхнәдән чишмә булып чылтыраган кебек, колакка тыңларга рәхәт. Тик икенче акт башында Омирбекулы «тайга тагын тышау сала».
Уйлап-уйлап утырдым да, минәйтәм, драматургларны театрдан кысрыклап чыгаруның юллары моннан башка да шактый бит әле! Берсен генә әйтәм сезгә. Мәсәлән, ясалма фәһемне ярдемгә чакырырга була. Иманым камил, бик тиздән анысына да барып җитәчәкбез әле без.
Утыз драматург +
Ярар, проблемалар, «авырткан урыннар» турында күп сөйләштек, аларны чишү юллары, дәвалауга да тукталыйк. Бер зур җитәкче белән эшләгәндә, аның еш кабатлый торган сүзләре башка кереп калды. «Нинди дә булса проблеманы хәл итәр өчен, иң беренче чиратта 2 нәрсә кирәк: кадрлар һәм финанслар», – дип әйтә иде ул.
Хуш. Бармы соң бездә кадрлар? «Intertat» 2019 елда чыгарган мәкаләсендә 30 татар драматургы бар дип исәпләп чыгарган иде. Без тагын 15не таптык.
31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Әлмәттә заманча драматургиягә багышланган 3 көнлек семинар-интенсив уздырабыз. Анда 19дан алып 57 яшькә кадәр 15 кеше катнаша. Араларында Камал һәм Чаллы театрлары сәхнәләрендә әсәрләрен чыгарган Артур Шәйдуллин да, Кариев театрында «Куркак батыр» инсценировкасы куелган Лилия Гыйбадуллина да, «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә быел җиңгән, әмма бер спектакле дә куелмаган (Минзәлә театры җыена, дөрес) Артур Ибраһимов белән беррәттән, пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә бар.
Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләймәнов үзенең авторлык методикасы нигезендә семинарда катнашучыларны туры мәгънәсендә кулларыннан тотып булачак пьесаларының контурын булдырырга өйрәтәчәк. Аның әйтүенчә, Стәрлетамакта узган беренче семинарда 6 кеше катнашкан булган, дүртесе пьеса язган, шуларның өчесе театрларда куелган инде. Салаватта уздырылган семинарда 8 кеше катнашкан. Өч өлештән торган укуның беренче өлеше генә тәмамлануга карамастан, 1 пьеса куелырга алынган инде. Әлмәттәге семинарда катнашучыларның яртысы гына да игътибарга лаек пьеса язса, Шәйдуллин, Гыйбадуллина, Ибраһимов янына тагын 6-7 яшь драматург килеп кушылачак, дигән сүз, Аллаһ боерган булса. Кадрлар бар, кыскасы! Үстерә белергә генә кирәк. Ә менә анысы финансларсыз булмый шул.
Ахырдан башларгамы, баштанмы?
Финанслар белән хәлләр ничек тора соң? Мәдәният министрлыгының драматургларга 2020 елгы бурычларын яңа каплый башлавы турында алдарак язган идем. Нишләп шулай бишәр ел түләнми соң авторларга? Ирада Әюпованың күптән түгел ясаган бер чыгышыннан аның тел төбе аңлашыла. Дөрес, ул кино сәнгате турында сүз йөртә, тик принцибы шул ук.
Фильмның бәясе 3 өлештән тора, ди ул. Сценарий авторы һәм режиссерга хезмәт хакы түләү, шулай ук артистларга түләү, өченчесе – техник тәэмин ителеш. Бәлки, безгә ахырдан башларга кирәктер, дип саный министр, чөнки аның фикеренчә, кинематографның тәрәкъкыяты шул исәптән инфраструктура үсешенә дә бәйле, ди. Ә ахырдан түгел, баштан башлап булмыймы соң? Кешечә.
Менә, мәсәлән, Мансур Гыйләҗев фикеренчә, драматург профессиясенең дәрәҗәсе күтәрелгәч кенә, яңа шәп татар пьесалары барлыкка киләчәк. Әгәр спектакль авторы театр янына «Rolls-Royce»та килеп туктаса, яшьләр бу профессиягә кызыга башлар иде, аларның да шундый буласы килер иде, ди. Әлбәттә, бераз күпертебрәк әйтә инде каләмдәшем, ләкин нишләп министрлык тарафыннан драматургларга лаеклы гонорар түләү бөтенләй диярлек тукталды соң? Бар иде бит ул, яхшы гына эшли торган механизмы җайга салынган иде.
Мәсәлән, 2007 елда «Хәят» спектакле чыккач, 112 мең сум гонорар алдым, дип истә калган. Ул чакта Россиядә уртача хезмәт хакы 13 500 сум булган. Ягъни миңа 8,3 уртача х/х түләнгән. Бу икътисадый күрсәткечнең күләмен ачык чыганаклар Татарстанда бүгенгә 72 мең, дип яза. Димәк, бер пьесаның бәясе бүген 597 600 сум килеп чыга? Зерә аптырыйсыз. Режиссерлар (барысы да түгел, әлбәттә) шундый суммадагы гонорарга гына риза хәзер. Нигә драматургларга да шул күләмдә түләнми? Алар кай җирләре белән ким?
Әгәр дә базарда нинди дә булса белгечләр кытлыгы сизелә башлый икән, ни була? Дөрес, аларның хезмәт хаклары күтәрелә. «Пицца китерүче автозаводта эшләүче инженердан артыграк алырга тиеш түгел» дип, көне-төне һәрбер үтүктән сөйлиләр, бу турыда хәтта РФ Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев та әйтте, тик барыбер, курьерларның хезмәт хакы кимемәде, инженерларныкы әллә ни үсмәде. Әйдәгез, без драматургларга 2007 елдагы югарылыкта (дәрәҗәдә) гонорар түләүне торгызыйк. Пьеса өчен түләү бәясе артса, күбрәк кеше сәхнә әсәрләре яза башлар, ә билгеле булганча, сан ахыр чиктә барыбер сыйфатка әйләнә.
Театр сәнгатенең чишмә башы – драматургия, дип еш кабатлыйбыз. Драматург язган пьесаны чишмә дип күзалдына китерсәк, режиссер кулына килеп кергәч, ул елга буладыр инде, ә аннары артистлар, рәссам, композитор, театр хезмәткәрләренең күмәк тырышлыгы белән премьера чыккач, халык күргәч, диңгезгә әверелә, дип күзаллыйк. Бу образлар системасында Камал театрының яңа бинасы – океан. Әлбәттә, ул бик зур чыгымнар сорый, тик табылды бит 30 млрд. сум. Әмма чишмәләр бәреп тормаса, елгалар корый, елгалар диңгезгә коймаса, алар кибә (Арал диңгезен исегезгә төшерегез), ә диңгезләрсез океан була алмый. Нишләп соң без «ахырдан башлыйк» дигән принцип белән эш итүгә күнегеп киләбез? Әгәр дә 30 миллиардның 1 процентын гына булса да драматургия үстерүгә юнәтсәк, мин әйткән кызыктыргыч бәяләр белән 502 пьесага түләргә булыр иде...
«Авылга бабайга» китеп бармасын иде
Кадрлар һәм финанслардан тыш, тагын бер мөһим әйбер бар әле: административ ресурс дип атала. Казан университетының геофагында укыган, заманында Казан телевидение студиясендә эшләгән мәшһүр кинорежиссер Станислав Говорухин 2000 елда Россия президенты сайлауларында кандидат буларак катнашкан иде. Шул вакытта ул Чаллыга да килде. Сайлаучылар белән очрашу вакытында күбрәк мәдәният турында сүз барды. Ул сөйләгәннәрдән аеруча истә калганы шул булды: Бразилия – Мексика сериалларын ТВдан кысрыклап чыгару серләре белән бүлешкән иде депутат.
«Телеканналлар соңгы елларда азды, – дип ачынып сөйләде Говорухин. – Бюджеттан кергән акчага чит ил кинолары сатып алалар да, шулар арасына реклама тутырып, акча эшләп яталар, ә безнең режиссерлар, актерлар эшсез утыра. Шуңа күрә без Дәүләт Думасында закон кабул итеп, ТВ-каналларны көнгә кимендә фәлән сәгать үзебезнең фильмнарны күрсәтүне мәҗбүри итеп куйдык. Елдан-ел бу минималь вакыт күләме артып барачак. Нәтиҗәдә, алар урысча сериаллар төшерергә мәҗбүр булды, үзебезнең сценаристлар, режиссерлар, актерлар эш белән тәэмин ителде», – диде сәясәтче.
Бәлки, безгә дә Татарстанда шундыйрак закон кабул итәргәдер? Театрлар, ТВ, радио үз репертуарының, эфирының кимендә фәлән хәтлесен хәзер яшәп иҗат итүче драматурглар әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль һәм фильмнар исәбенә корырга тиеш, мәсәлән. Телиләрме, теләмиләрме, аларда драматурглар белән хезмәттәшлек итәргә, пьесалар язарга заказ бирергә, яшь талантларны укытуга кызыксыну уяначак. Алдарак әйткәнемчә, сан барыбер ахыр чиктә сыйфатка әйләнәчәк. Очраклы рәвештә игътибардан читтә калган пьесалар кимер иде. Алайса, «Intertat» язып чыкканча, 2024 елда Әлмәттә Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» пьесасы буенча «Нечкәбил» комедиясен куйдылар, һәм бүген аңа 2 ай алдан билетлар сатылып бетә. Ә бит бу әсәр «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенең кыска исемлегенә дә үтмәгән. Экспертлар күрмәгәнне Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева ничектер тоеп алган.
Ә шулай да мин иҗатта ниндидер чикләүләр, кемнедер нәрсәгәдер мәҗбүр итү ягында түгел. Без бит – аңлы кешеләр, телебез бар. Җыелышыйк, киңәшик, сөйләшик, хәл итик. Нидер хәл итәргә кирәк. Режиссерлар гел драматургларны хурлап торса, язучылар атлаган саен театрны сүксә, ерак китәрбезме без? Бергәләп эшләргә кирәк. Фәрит Бикчәнтәев 2008 елда Әлмәттә узган семинарда нәкъ шулай дигән иде дә. 17 ел үтеп киткән, берни үзгәрмәгән, дисәм, ялган булыр, тик яхшыртасы әйберләр дә шактый.
Һәм, тәмамлап, бер кечкенә генә үтенеч. Мәкалә-интервьюлар да чыгып тора, проблемалар да күтәрелә, очрашулар, киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр дә уздырыла, тик күп вакытта язылган яки әйтелгән сүз – бары тик сүз булып кына кала, эшкә кадәр барып җитә алмыйбыз. Минем бу мәкаләм дә, Антон Чеховның «Ванька» хикәясендәге кебек, «авылга бабайга» китеп бармасын иде.