ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025

Рамил хәзрәт Юныс: «Элек йортта каз һәм бозауга урын булган, хәзер – әни сыймый»

0

Рамил хәзрәт Юныс Хаҗ сәфәрендә хаҗиларга кешеләрнең күңел тарлыгы турында сөйләгән.

Элек балалар, әти белән әни – 7 кеше бергә яшәгән. Шунда бозау булган, сыер кереп имезгән, сәке астында – каз, күршеләр – бөтен кешегә урын җиткән.

Хәзер 160 квадрат метр, 8 миллионлык евроремонт, гомуми бәясе – 25 млн булган йортта өчәү торалар. Кечкенә малайга 3 яшь, ә 78 яшьлек әнигә анда урын юк. Элек каз белән бозауга булган, хәзер әнигә – юк. Ни өчен юк? Ике сәбәп. Яки аның җыерчыгы евроремонтка туры килми, боза. Яки безгә бик зур кунаклар килә, кирәкмәгән нәрсә сөйли – барысын да боза.

Безнең хәзер күңел тарайды, шуңа күрә киң йортка да сыймыйбыз. Шуңа күрә, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһтан ерагайсагыз, күңелегез тараер», – ди. Теге баеган, аңа бит Аллаһ биргән, син көнләшсәң – син Аллаһның байлыгына көнләшкән буласың. Әгәр син Аллаһка якын булсаң: «И, аңа да Аллаһ биргән, миңа да биргән, сиңа да биргән, Әлхәмдүлилләһ», – дисең. Ә без Аллаһтан ерагайгач, без көнләшәбез. «Тегенең дә бар, моның да бар, минем – юк. еге дә алган, бу да алган, минем һаман юк», - дибез. Безнең күңел кысылганнан кысыла.

«Сезнең тормышыгыз кысылыр, үзегезгә бер җирдә дә ләззәт тапмассыз», – дигән.

Күңелгә Аллаһ керсә: «Әлхәмдүлилләһ, саулыгым бар, сәламәтлегем бар, нигъмәтем бар, Мәккәгә киләм, тегендә барам, монда барам, күзем күрә, бөерем-бавырым эшли, әлхәмдүлилләһ», – ди, кеше разый була. Һәм ул кичерә белә, «ярар, булган – булган инде, кичә булган, бүген гафу» ди, – дип сөйли хәзрәт.