«Сагынасыңмы? Мин – әйе»: Альберт Вәлиуллиннан яңа сагышлы җыр
Татар эстрадасында ныклы адымнарын ясаучы Альберт Вәлиуллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте.
«Сагынасыңмы?» дип исемләнгән яңа җырымны каршы алыгыз. Барлык музыкаль мәйданчыкларда һәм радиоларда тыңларга була. Сагынасыңмы? Мин – әйе», – дип яза җырчы.
Яңа җырның авторлары – Риваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина.
«Сагынасыңмы?» – диеп сорама син,
Сагышлардан йөрәк кайнар ул.
Бер көнем юк сине уйламаган,
Сагынмыйча тормыйм бер минут...»