Зәмирә Рәҗәпова иреннәрен кабарткан: ире ни дигән?
Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова иренен ясаткан. Бу арада ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабартылган иреннәрен күрсәтү белән мәшгуль. Язылучылары арасында комплимент ясаучылар күп, аның иреннәрен «искитмәле» дип бәялиләр.
Әмма алып баручының ире аптырап калган, хатынын яңа ирененнән үбәргә куркып тора икән. Шул уңайдан Зәмирә кызык видео да ясап куйган.
«Әгәр мин үпсәм, андагы гель бер урынга җыелмыймы?» – дип сорган ире Макс. Бу уңышсыз шаяру өчен Макска шәп кенә «эләккән» бугай.