ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

«Үзе язган беренче «смс»ны бетереп ташлаган»: бер хатын ирен Алинә Сафиуллинага көнләгән

0

Җырчы Алинә Сафиуллинаны бик тә уңайсыз хәлдә калдырганнар. Артистны бер гаиләдәге мөнәсәбәтләр какшауга сәбәпче булган дип тә әйтергә мөмкин. Алай да, җырчы бу ситуацияне тыныч юл белән хәл итәргә, үзенә начар сүзләр язучы хатын-кызга карата сабыр булырга тырышкан.

Дуслар, бүгенге иртәм «разборка»дан башланды. Сөйләргәме, юкмы дип торам әле бу турыда. Сабак булырлык вакыйга. Сөйлим, җәмәгать. Әмма шундый «противно» миңа, фу, әстәгъфирулла.

Кичә миңа телеграмда бер танышымның ире язды. Мин моңа бераз мыскыл итебрәк җавап бирдем. Иртән торсам, моның хатыны миңа «ник язасың минем мужикка» дип, әллә ниләр әйтеп бетергән. Әстәгъфирулла, кыскасы. Бу моны үзе белеп алдымы икән, әллә ире минем бераз көлеп җавап биргәнемә ачуы килеп, үзе күрсәттеме икән?

Ярар, мин – әйбәт күңелле кеше. Мондый очракта калганым бар, аңа хәзер ничек авыр икәнне аңлыйм. Психологик яктан нык хатын-кыз мин. Әкрен генә аңлаттым моңа эшнең ничек булганын. Бу ир үзе язган беренче «смс»ны бетереп ташлаган да, мин язган «смс»ны гына калдырган.

«Игътибар белән укы әле, бу бит – «издевка» белән җавап бирү. Бу берничек тә беренче язылган сүз була алмый», – дим. Шулай итеп аңлаттым. Ә уйлап карасаң, нигә кирәк иде инде бу миңа? Хәтта шулай булса да. Ник язасыз сез, кызлар, бер белмәгән хатын-кызга. Монда бит хатын-кыз гаепле түгел. Бу бит – чит хатын-кызга язган үз газиз мужигыңның сиңа карата мөнәсәбәте. Үзегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез инде!

Менә шулай иртәдән психолог булып эшләргә туры килде. Бушлай! «Мин аны яңадан тәрбиялим», – ди. Ничек аны үзгәртәсең инде? Тынычлап яшә инде, йөрсә – йөрсен.

Кыскасы: «Тагын язсагыз, социаль челтәрләргә куям», – дидем. Ичмасам, пиар булыр. Алайса бөтен кеше талаша, нидер бүлешә, – дип сөйләде әлеге вакыйга турында Алинә Сафиуллина.

Алинә Сафиуллина «Интертат»ка әңгәмәдә өйләнгән ир-атлар белән мөнәсәбәтләре турында:

Мин зур кыз инде. Аннан соң кияүдә дә түгел. Ә ирләренә хыянәт итеп йөрүче ханымнар да бар бит. Бу сүзләрне миңа да җибәрделәр. Әгәр дә миңа чәчәк бүләк итәләр икән, өйләнгәнме ул кеше, нинди акчага чәчәк алган, дип төпченмим. «Өеңнән урламадыңмы?» – дип сорамыйм. Әгәр Интернетта берәр ир-егет миңа, иҗатыма карата комплимент ясый икән, «рәхмәт» дип кабул итәм. «Паспортыгызны күрсәтегез», – дип сорамам бит инде. Берәр егет мине банкетта чыгыш ясарга чакыра икән, шулай ук баш тартмыйм. Хәзер дөньясы да шундый, банкетлар, концертлар әллә ни күп түгел. Җырлыйм, эшләгән акчамны алам, рәхмәт әйтәм дә кайтып китәм», – дип сөйләгән иде.