Дилә Нигъмәтуллина әтисенең хәле турында: «Инде 13 көн караватта»
Җырчы Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әтиләренә Онкология үзәгендә операция ясаганнар иде. Җәүдәт абый әле һаман тернәкләнеп бетмәгән. Дилә Нигъмәтуллина сторисларында әтисенең хәле турында сөйләде.
«Әти әле һаман хастаханәдә. Инде 13 көн караватта ята. Тора алмый, чөнки дренаж трубкаларын алмадылар. Без килгәч, трубкаларын өзеп, бераз йөртеп алабыз. Ашатабыз, юындырабыз да тагын ятып кала. Бик арыды инде мораль яктан, тизрәк чыгасы килә. Беркөнне «өзеп ташлыйм мин бу трубкаларны» дип, дулап та алды инде. Сабырлык кына телибез барыбызга да», – дип язды Дилә Нигъмәтуллина.
Аңа кадәр җырчы әтиләренең һич кенә дә бер урында утырып торуны яратмый торган, тиктормас кеше булуын да сөйләгән иде. Шуңа да Җәүдәт абыйга гел ятып кына торуы аеруча авыр бирелә.