ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстанда роботлар операция ясый башлады

0

«Россиядә мондыйлар юк»

Республика сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашты. Очрашу «Салават Күпере» торак комплексында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән 4 катлы яңа поликлиникада узды.

– Бу – уникаль проект, Россиядә мондыйлар юк, – дип горурланып әйтте министр. – Биредә өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, травмпункт, хатын-кызлар консультациясе һәм «Ашыгыч медицина ярдәме» филиалы берләштерелгән. Анда берничә бригада, шулай ук реаниматология бригадасы урнашачак. Поликлиниканың куәте запас белән исәпләнгән, территориядә халык саны артуны исәпкә алып, бүген бу смена 750 олы кеше һәм 250 баланы кабул итә ала. Бик яхшы компьютер томографы, 3 рентген-аппараты, УЗИ аппаратлары, эндоскопия бар.

Поликлиниканың педиатрия бүлегендә әкият сюжетларыннан рәсемнәр ясалган ачык стеналар, диваннар белән уен зоналары, табиблар кабинетларында балалар өчен үсеш стендлары, сабыйларны карау өчен уңайлы йомшак пьедесталлар бар.

Фото: © rt-online.ru

Журналистларга хатын-кызлар консультациясен 12нче дәүләт клиник хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов күрсәтте («Салават күпере» поликлиникасы әлеге хастаханәнең филиалы булып тора).

– Ханымнарга уңайлы булсын өчен, алар өчен аерым керү урыны, ресепшн һәм чишенү бүлмәсе бар, – диде ул. – Монда әлегә 3 табиб, теркәлгән 6 мең хатын-кызга бу җитәрлек. Акушер-гинекологлар планлаштырылмаган йөклелекләрне профилактикалау буенча бик зур эш алып баралар. Барысы да ничек сакланырга кирәклеген аңларга тиеш, бу мәсьәлә мәктәпләрдә дә, институтларда да каралырга тиеш. Ләкин әгәр планлаштырылмаган йөклелек барлыкка килә икән инде, без аны саклап калу һәм хатын-кызга бу баланың аңа кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тиешбез.

Фото: © rt-online.ru

«Соры зона» һәм алкоголикларга алындык

Елга нәтиҗәләр ясап, Марсель Миңнуллин 2024 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицинага һәм беренчел звено – поликлиникалар, ФАПлар, Үзәк район хастаханәсе эшенә басым ясалуын билгеләп үтте.

– Без авыл звеносына зур игътибар бирдек. Узган ел авыл җирлегендә 1000 кешегә 13,7 кеше үлгән булса (бу – Россиядәге уртача саннардан югарырак), хәзер исә без Россиядәге уртача күрсәткечләргә – 1000 кешегә 13 санына ирештек, – диде Миңнуллин. – ФАПларда без ведомство аудитлары уздырдык, фельдшер ярдәмчеләре вазыйфаларын керттек. Шәһәрдә без диспансерлаштыруның беренче этабын узу вакытын кыскарттык, «соры зона» вәкилләренә – табибларга йөрмәгән 40-65 яшьлек кешеләргә шалтыраттык. Алар өчен аерым колл-үзәк бүлеп бирделәр, нәтиҗәдә монда да билгеле бер уңышларга ирештеләр. Мобиль поликлиникалар да нәтиҗәлелеген күрсәтте: ноябрь аенда алар Казан, Әлмәт һәм Чаллы торак районнарында 3 атна кизү тордылар. Бу вакытта якынча 30 мең кеше диспансеризация узган. Алкогольне чиктән тыш күп кулланучы пациентлар белән зур эш башкарылды. Беркемгә дә сер түгел: алкоголизм – ул шактый җитди проблема, бигрәк тә эшкә сәләтле кешеләр арасында. Узган ел белән чагыштырганда әлеге юнәлеш буенча 5,5 тапкырга күбрәк пациент колачланды.

Фото: © rt-online.ru

– Агымдагы елның уртасында Сез, 2024 ел башы үлүчеләр саны арту белән билгеләнде, дип әйткән идегез. Ел нәтиҗәләре буенча нәрсә әйтергә мөмкин? – дип кызыксынды министрдан «РТ» корреспонденты.

– Үлүчеләр санының сизелерлек артуын без узган елның ноябрь-декабрь айларында терки башладык, ул гыйнварда да дәвам итте. Ел буе без бу күтәрелешне тигезләргә тырыштык. Быелгы декабрь үлүчеләр саны буенча узган елның декабреннән күпкә аерыла: 1000гә азрак кеше үлде, – дип җавап бирде министр.

Роботлар эшли

Татарстанда үлем сәбәпләре арасында беренче урынны элеккечә кан әйләнеше системасы авырулары алып тора. Вазгыятьне яхшыртырга ясалма интеллект ярдәм итәргә тиеш: шушы көннәрдә, Миңнуллин сүзләренчә, республикада сәламәтлек саклауның бердәм мәгълүмати системасы кысаларында «кардиологик мониторинг» эшләтеп җибәреләчәк. Ясалма интеллект барлык медицина оешмаларындагы ЭКГ нәтиҗәләрен тикшерәчәк, аларны пациентның башка күрсәткечләре – анализлар, анамнез белән чагыштырачак.

– Бу – якын арада кан тамырлары авырулары аркасында үләргә мөмкин булган пациентларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Һәр нормаль ЭКГ кешедә кардиологик проблемалар юк дигәнне аңлатмый. Билгеле бер патологияләрнең яшерен формалары бар, бу модуль барысын да анализлаячак һәм табибларга сигнал бирәчәк, – дип аңлатты министр.

Табибларга ярдәмгә роботлар да килә. 20 декабрьдә робот республикада беренче тапкыр хирургик операция үткәрде (Республика онкодиспансерында простата бизен алу буенча).

– Робот технологияләре аз травмалар белән зур күләмдә операцияләр башкарырга мөмкинлек бирә. Киләсе елга робот катнашында 100гә якын операция планлаштырылган. Минем уйлавымча, Яңа ел революцион технологияләр белән истә калыр, – дип елмайды министр.

Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә, робот-хирург универсаль һәм корсак куышлыгындагы барлык органнар, үпкә, йөрәккә операция ясый ала. Әлегә робот онкоүзәк пациентларына ярдәм итәчәк.

– Хирург-эксперт робот белән дистанцион рәвештә идарә итә, шул ук вакытта ул Җир шарының интернет булган теләсә кайсы ноктасында булырга мөмкин. Әмма операция бүлмәсендә барыбер роботка ярдәм итүче табиб бар, – дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Казанда күп профильле яңа балалар хастаханәсе кайчан барлыкка киләчәк, дигән сорауга җавап биреп, Миңнуллин болай дип ышандырды: хастаханә турында онытмадылар, ләкин, бәлки, аны Казансу ярында Гаврилов урамында планлаштырылганча түгел, ә башка урында төзерләр.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә