ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

1 февральдән пенсияләр күпмегә артачак?

0

2024 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 7,3 процент була, дип көтелгән иде. Бу санга нигезләнеп, ел башында Россиядә кайбер пособиеләр һәм түләүләр арттырылды. Гыйнвар уртасында Росстат 2024 елга нәтиҗә ясады һәм узган елда бәяләр 9,5 процентка арткан, дип хәбәр итте. Инфляция күрсәткечендәге аерма хисабына пенсияләр дә үзгәрәчәк, ягъни арта. Бу – иминият пенсияләре, хәрби пенсияләр, социаль түләүләр һәм пособиеләргә кагыла.

Пенсияләр буенча гадирәк итеп аңлатканда, узган ел ахырында уртача пенсия 22,5 мең сум булган. 1 гыйнвардан аны 7,3 процентка – 24 меңгә кадәр күтәрделәр. Реаль инфляцияне исәпкә алып (9,5 процент) ул якынча 24,5 мең сумга кадәр үсәргә тиеш иде. Ягъни гыйнварда пенсионерлар 500 сум «алып бетермәгән». Февральдә, шул арттырылган пенсиягә кушылып, гыйнварда алынмаган 500 сум да килә. Бу – уртача саннарда караганда.

Түләүләрне инфляция дәрәҗәсенә кадәр өстәмә индексацияләү пенсия алучыларның барысына да кагылачак. Шулай ук февральдә Россия гражданнарының кайбер категорияләренең пенсиясен арттыру да каралган.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюда февраль аенда кемнәрнең пенсиясе артачагын аңлатты.

Февральдә гыйнвар аенда эшеннән киткән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Шулай ук гыйнварда 80 яше тулган гражданнар күбрәк пенсия алачак, аларның фиксацияләнгән пенсиясе 2 тапкыр – 17 500 сумга кадәр диярлек күтәрелә.