Залогта булган автомобиль сатып алудан ничек сакланырга?
Нотариат өлкәсенә кертелгән заманча технологияләр, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап, тиз арада мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Алардан ничек дөрес файдаланырга? Бу хакта Чаллы нотариусы ярдәмчесе Сергей Жданов сөйләде.
Федераль нотариаль палата сайтында төрле гавами реестрлар һәм сервислар урын алган.
Күчемле мөлкәтнең залогы турында реестр – ул бердәм мәгълүмат базасы, анда күчемле мөлкәтнең: автомобильләрнең, махсус техниканың, җиһазларның, әйләнештәге товарларның залоглары турында мәгълүмат кертелә. Сатып алына торган автомобильнең «чисталыгын» порталда белергә мөмкин. Аны тикшерү өчен сайтта автомобильнең vin-кодын яки кузов номерын кертергә кирәк. Әгәр транспорт чарасы реестрда бар икән, димәк, аңа залог рәвешендә йөкләмә салынган.
Мирас эшләрен һәм аларны алып баручы нотариусларны эзләү – ул рәсми сервис, анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендәге барлык нотариусларның мирас эшләре турында мәгълүмат бар. Мирас эшен үлгән кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме буенча табарга мөмкин. Туу һәм үлем даталарын күрсәтү өчен пунктлар бар.
Доверенность, доверенность турындагы белешмәләрне тикшерү – доверенность реквизитларын, таныклыкның датасын күрсәтергә кирәк. Әгәр доверенность гамәлдән чыгарылса яки аның гамәлдә булуы туктатылса, мәгълүмат тиешле хәбәр белән чагылдырылачак.
Документның төп реквизитлары шифрланган QR-код буенча нотариаль документларның дөреслеген тикшерү: мөрәҗәгать итүчеләр яки аларның вәкилләре турында белешмәләр, нотариаль гамәл кылу датасы, нотариаль гамәл төре һәм теркәү номеры, нотариусның ФИО һәм аның нотариаль округы. Әлеге QR-код ярдәмендә теләсә кайсы кеше үзенең смартфоны аша аңа чын документ күрсәткәннәрме, юкмы икәнен тикшерә ала. QR-кодны нотариаль доверенностька, васыятьнамәгә, алимент килешүләренә, ир белән хатын килешүләренә, мираска хокук турындагы таныклыкларга һәм башка документларга куялар. Аскы уң почмактагы QR-кодны эзләгез: ул бердәнбер нөсхәдә урнаштырыла. Ул документның арткы ягында булырга тиеш түгел.
«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде