Татар блогерыннан баклажанлы салат рецепты
Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә баклажанлы салат рецептын тәкъдим иткән.
«Монда барысы да җиңел, бары тик баклажанны кыздыру гына вакытны алачак. Баклажанның кабыгын чистартып, уртача кисәкләргә турыйсыз (бик вак итмәгез). Аннан өстенә тоз сибеп, 15 минутлап көтегез, әчесен шулай чыгара, диләр. Шуннан соң мин суда чайкап алам да, салфеткада корытам. Диаметры кечкенәрәк савытта майны кыздырырга куям, баклажанны кукуруз крахмалы белән бутыйм (кетердәп торачак).
Баклажанны төсе килгәнче кыздырып алам, маен сеңдерер өчен салфеткага алып куям. Баклажан әзер. Шушы баклажаннан төрле салатлар ясый аласыз.
Иң җиңел салат: баклажан, соус чили, кинза, помидор (булмаса да ярый), руккола, эремчекле сыр, бальзамик соус.