«Улының мәетен алырга маташкан». Әтиле-уллы ике ир-атны аю ботарлап үтерә, онык имгәнә
Һиндстанда әтиле-уллы 2 ир-атны аю ботарлап үтергән, бу кешеләрне коткарырга маташкан аучыга һөҗүм иткән. Бу турыда «Лента.ру» яза.
Фаҗига Желанкаса урманы янында була. Биредә яшәүче 45 яшьлек Суклал Даро һәм аның 22 яшьлек улы Аджу Курети 18 гыйнварда иртә урман аша үзләренең басуларына таба чыгып китә. Алар бу сукмактан гел йөри. Тик бу юлы аларга кисәк кенә аю һөҗүм итә. Башта аю егеткә һөҗүм итә. Якында гына урман департаменты хезмәткәрләре була, алар аюны куып җибәрә. Аннары аю әти кешегә ташлана. Аны коткара алмыйлар, ерткыч ир-атны ботарлап ташлый.
Курети исән кала, аны хастаханәгә илткәннәр.
Берникадәр вакыт узгач, бирегә авылда яшәүчеләр күпләп килә. Алар белән полиция хезмәткәрләре һәм урман департаменты вәкилләре була. Алар Дарроның мәетен алып кайтырга тели. Дарроның 65 яшьлек атасы да биредә була. Бабай улының мәетен алырга маташканда, аю тагын килеп чыга һәм бабайга ташлана. Шулай итеп агрессив ерткыч 50ләп кеше каршында өлкән Дарроны да ботарлап ташлый.
Аучы Нараян Ядав бабайга булышырга тели, тик аю ярсый гына, аучыны да берничә тапкыр тешләп ала. Ядавны хастаханәгә илткәннәр.
Авыл халкына сак булырга киңәш итәләр, аюны тотмаганнар әле, диелә хәбәрдә.