Гөлүсә Батталова: «Иҗат белән генә яшәп буламы икән?»
Хәерле көннәр, Гөлүсә апа. Мин сезнең шигырьләрегезне күптән укып барам. Үзем дә шигырьләр язарга яратам, әмма, вакыт җитмәү сәбәпле, шигырь язу икенче плангарак күчә. Сез шигырь язарга каян вакыт табасыз? Шигырь язарга алдан әзерләнәсезме, әллә инде ул үзеннән-үзе туамы?
Минем өчен шигырь язарга вакыт табу проблема түгел, ә кайвакытта үздисциплинаның һәм теләкнең җитмәве генә. Шигырь үзеннән-үзе туа, әзерләнгәнем юк. Мин аны гел хатын-кызның бала табу процессы белән чагыштырам. Бала табарга синең тулгак башлана икән, бала ләззәт һәм газабы белән бергә туа, шигырь дә нәкъ шулай дип саныйм мин. Ул синең балаң кебек кадерлегә әйләнә. Ә инде зуррак күләмдәге поэмалар язганда, әлбәттә, әзерләнергә кирәк. Синдә кирәкле мәгълүмат булырга тиеш, язу структурасын белергә тиешсең.
Шигырь язу стилегез еллар узу белән үзгәрдеме?
Шигырь язу стиле азме-күпме үзең белән бергә үзгәрә икән, чөнки син үзең үзгәрәсең, синең фикерләрең, синең дөньяга карашың да үзгәрә. Һәрхәлдә үземдә шулай тоям. Яшьрәк вакытта язган шигырьләрдә самими хисләр күбрәк. Ә инде олыгая-олыгая, хисләр барыбер салмаклана, һәм дөньяны икенче төрлерәк күрә башлыйсың, аңа мөнәсәбәтең үзгәрә. Шул сәбәпле шигырьләрдәге хисләр дә башка төрлерәк була башлый, һәм ул стильгә дә тәэсир итә.
Социаль яки сәяси мәсьәләләр сезнең поэзиягә ничек тәэсир итә?
Социаль яки сәяси мәсьәләләр, әлбәттә, поэзиягә тәэсир итә. Кайвакытта сәясәт турында да азмы-күпме үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерәсең. Минем социаль проблемалар турында язган шигырьләрем дә күп. Барысын да кычкырып «маңгайга бәреп» әйтмәсәм дә, кайвакытта юл арасына кертеп, аңлаган кеше генә аңларлык итеп язган вакытлар да була. Әмма мине соңгы елларда шушы дөньяны, җәмгыятьне, шул ук сәясәтне, үзеңнең аңа карата мөнәсәбәтеңне үзгәртү кебек мәсьәләләр кызыксындыра. Үзеңнең хисләрең һәм шул хисләрнең кемнәрнеңдер күңелендә кайтаваз табуы да миңа бик рәхәт, димәк, бу хисләр миндә генә түгел, башкаларда да бар икән, дигән фикер туа.
Сез үзегезнең интервьюгызда кечкенә чакта әкиятләр язуыгыз турында әйтеп үтәсез. Бүгенге көндә балаларга әкиятләр язып карау теләге юкмы?
Әйе, мин үземнең иҗат юлымны кечкенә вакытта әкиятләр язып башладым. Бүгенге көндә дә балалар өчен азмы-күпме әкиятләр языла. Алар «Көмеш кыңгырау» кебек балалар газеталарында басыла. Минем балалар өчен язылган шигъри поэмаларым да бар. Алар да инде үзенә күрә әкият кебек сюжетлы. Тагын да язсам, әйбәт булыр иде, дип уйлыйм. Мин язган әкиятләр бүгенге көн балаларына кызыклы булса, алар аны йотылып укысалар, мин бик бәхетле булыр идем. Әмма андый әкиятләр язу өчен шулай ук бик зур осталык кирәк.
Сез Әтнә татар дәүләт драма театрында ничек эшли башладыгыз?
Әтнә татар дәүләт драма театрында минем эшләвем инде ул гайре табигый түгел, киресенчә, табигый дип саныйм. Мин шушы бер әдәбият, сәнгать өлкәсе кешесе буларак, Әтнә театрына дәүләт статусы биргән көннәрне хәтерлим, һәм әлеге вакыйгалар эчендә үзем дә кайнадым. 2013 елда миңа шушы Әтнә театрында эшләргә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта сайтны татарчалаштыру, социаль челтәрләрдә татар контентын булдыру тәкъдиме иде ул. Тора-бара, инде шулай җайлап, Әтнә театрында эшләп киттем. Бүгенге көндә мин маркетинг буенча директор урынбасары булып эшлим. Эшемне бик яратам.
Шигырьләрегез «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» кебек журналларда басыла. Әмма бүгенге көндә социаль челтәрләр аша танылу җиңелрәк кебек. Сез моның белән килешәсезме?
Әйе, социаль челтәрләр аша танылу җиңелрәк, һәм ул – укучыга барып җитүнең иң тиз юлы дип саныйм мин. Әмма бу өлкәдә үземне тиешле дәрәҗәдә эшләп бетерәмдер дип уйламыйм. Социаль челтәрләрдә үзеңнең иҗатыңны, үзеңнең брендыңны таныту буенча күбрәк эшләргә кирәк. Һәр иҗат кешесе үзенең, үз иҗатының продюсеры булырга тиеш. Киләчәктә үземә дә бу мәсьәләдә ныграк шөгыльләнергә кирәк.
Гомумән, интернетта сезнең шәхси тормышыгыз турында мәгълүмат юк диярлек. Димәк, сез иҗат белән гаилә тормышын бер-берсе белән кисештермәү яклы?
Дөресен генә әйткәндә, гаилә бит ул – бик сакраль әйбер. Аны интернет челтәрләренә куясы килми. Барыбер бәхет тынычлыкны ярата. Бу – минем шәхси фикерем. Үзеңнең бәхетеңне чит күзләрдән яшеребрәк яшәргә кирәктер, бәлки, дигән уй белән бәйле инде ул. Башка кеше башка төрлечә уйлый икән, шәхси тормышын интернет челтәрләрендә актив яктыртып бара икән, димәк, бу – аның эше. Минем иҗатым гаиләм һәм шәхси тормышым белән бик нык бәйләнгән, бары тик мин бу бәйләнешне интернет челтәрләрендә актив чагылдырмыйм гына. Минем гаиләм булмаса, шәхси кичерешләрем, бәхет һәм бәхетсезлекләрем булмаса, бүгенге көндә иҗатым да булмас иде.
Ирегез, иҗаттан ерак кеше буларак, сезнең эшләрегезгә карата тәнкыйть сүзләрен җиткерәме?
Ирем, минем иҗаттан ерак кеше булса да, әдәбиятны, сәнгатьне бик нечкә тоемлый, аңлый. Ул – белеме буенча югары белемле физик, радиотехник. Ирем – минем һәрбер язган әсәремнең беренче укучысы һәм беренче тәнкыйтьчесе. Ул шундый нечкә тоя, һәм аның тәнкыйть cүзләре һәрвакыт дөрес булып чыга. Гәрчә мин кайберләре белән ул әйткәндә килешмәсәм дә, соңыннан, кабат-кабат уйлаганнан соң, аның кимчелекләремне күрсәтүе дөрес икәнлегенә инанам. Минем иҗатымны, иҗади кеше булуымны аңлаган кешенең минем янәшәмнән баруы – үзе зур бәхет.
Балаларыгызның киләчәктә кайсы юлдан китүен телисез? Аларның иҗатка тартылышлары бармы?
Мин балаларымның мин уйлап куйган, мин тәгаенләгән юлдан китүләрен теләмим. Үзләре теләгән, үзләренең йөрәкләре, күңелләре кушкан, аларны киләчәктә тормышта бәхетле итәрдәй юлларны сайласыннар иде. Иҗатка аларның азмы-күпме тартылулары бар. Әмма бу – киләчәктә ниндидер язучылык сәләте булып үсеп китәрме яки ул шушы бөредә калырмы – анысын инде вакыт күрсәтер. Әгәр дә алар киләчәктә иҗат белән шөгыльләнсәләр, мин һич кенә дә каршы булмам, киресенчә, бик шат булыр идем. Аларны мәҗбүри иҗатка тарту теләге миндә юк.
Күпкырлы иҗат кешесе буларак гаиләгә вакытыгыз каламы?
Әлбәттә, гаиләгә вакытым кала, чөнки минем өчен беренче урында – һәрвакыт гаилә, балаларым. Минем күпкырлы иҗат белән шөгыльләнүем аларга һич кенә дә зыян китерми. Киресенчә, бу – гаиләдәге атмосферага уңай йогынты ясый, дип уйлыйм мин, чөнки иҗат – ул минем яраткан эшем, шөгылем. Яраткан эше белән шөгыльләнгән кешенең шатлык-сөенечләре, энергиясе күп була. Әшләгән эшеңнән алган канәгатьлек синең тирә-ягыңа да яхшы йогынты ясый. Шуңа күрә аларның бер-берсенә зыяны бардыр дип санамыйм.
Казанда күп кенә тәкъдим ителгән эшләрдән баш тартып, авылга кайтып киткәнсез. Моңа үкенгәнегез булдымы?
Казанда тәкъдим ителгән эшләрдән баш тартуыма беркайчан да үкенгәнем юк. Авылда яшәвемә дә беркайчан да үкенгәнем юк, чөнки бу – минем рухым теләгән, күңелем кушкан урын. Мин үземнең Әтнәдә яшәвем һәм эшләвем белән бик бәхетле. Яшь вакытта гына түгел, бүгенге көндә дә Казаннан тәкъдимнәр һаман булып торалар. Әмма мин инде үземне Әтнәдән башка күз алдына китерә алмыйм. Хәзер инде мине «комфорт зонасыннан» чыгарга өндиләр. Минем «комфорт зона»мнан чыгасым килми. Ә мин Казаннан, әдәби мохиттән үземне ерак санамыйм, чөнки Казан белән Әтнә арасы бик якын. Теләгән вакытта һәрвакыт төрле чараларга, очрашуларга барып торам.
Иҗат кешесенә ялгызлык, тынычлык кирәк, диләр. Шәһәрдә төпләнеп калган булсагыз иҗатыгызга зыян килер идеме икән?
Мин үземнең шәһәрдә төпләнеп калуымны бөтенләй күз алдына китерә алмыйм. Бәлки, зыян да килер иде, чөнки Казан бит инде хәзер – мегаполис. Ул көне-төне хәрәкәттә, анда гел шәһәр шавы. Ул атмосферада мин иҗат итә алган булыр идемме – әйтә алмыйм. Мин рухым белән шәһәр кешесе түгел, гәрчә Казанны бик яратсам да, аның белән бик горурлансам да. Казанга мин шулай сагынганда гына килеп китәм.
Хәзерге заманда яшь буынга иҗат итәргә шартлар бармы?
Бу – бик кызыклы сорау. Моңа төрле яклап якын килергә мөмкин. Иҗат белән генә яшәп буламы икән? Мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә дә алмам. Әгәр дә ул кеше иҗатын пропагандалый белсә, аны тәкъдим итә белсә, шушы иҗат иткән продуктын сата белсә, бәлки, иҗат белән генә яшь кешегә яшәп тә буладыр. Яшь кешеләргә әдәби мохиттә төрле-төрле конкурслар, акцияләр, чаралар, проектлар үткәрелеп тора. Бүгенге көндә талантлы, җиң сызганып заман белән бер адымда атлап иҗат итә торган яшьләр әдәбияткә бик кирәк һәм тансык. Андый яшьләр булса, аның шартлары да табылыр иде, дип саныйм мин. Үз сүзен әйтә алырдай, әдәби мәйданга нык адымнар белән килеп керердәй яшьләр, гомумән, тормышта югалып калмаслар иде. Алар барыбер шушы мәдәният, әдәбият өлкәсендә ниндидер үзләренең урыннарын булдырып, матди яктан да, рухи яктан да ким-хур булмыйча яшәргә үзләренә җай табарлар иде, дип уйлыйм. Бернигә дә карамастан, шундый якты, өметле яңа исемнәрне без әле киләчәктә ишетербез, дип ышанып калам.