ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Рамил Шәрәфиев: «Диплом буенча мин – үсемлекләрне саклау буенча белгеч»

0

Алып баручы Рамил Шәрәфиев Студентлар көне уңаеннан үзенең студент елларын искә ала.

Бүген студентлар көне икән бит. Минем аграр университетны тәмамлаганга нәкъ 10 ел була май аенда. Мин анда очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Аның тарихы бик кызык.

Мин «ветеринарныйга», медицина көллиятенә, аграр университетка, КХТИга документлар биргән идем. Һәрберсенә үттем диярлек, ләкин никтер аграрга керәсе килде. Мин документларның «оригиналларын» анда тапшырмаган да идем. «Оригиналны» анда алып биргәнче - урыннар бетте.

Минем апа Казанда булып, килеп кереп, аның каршысында бер кыз документларны алып чыгып китеп, Аллаһның рәхмәте белән, шул буш урынга укырга кереп, әлеге уку йортын тәмамларга туры килде.

Алып баручы һөнәрен мин аграр университетта таптым. Беренче курста ук үзешчәнлек белән шөгыльләнә башладык. Бию коллективы, КВН командасы, студентлар театры... Минем төп уку юнәлеше арткы планда калды, иҗат алга чыкты.

Диплом буенча мин – үсемлекләрне саклау буенча белгеч, химикатлар, башка төрле ашламалар белән эшли торган кеше. Икенче дипломым – инженер-механик. Икесенең дә нәрсә икәнен бик аңлап бетерә алмыйм. Студент вакытта ук иҗатка кереп киттем, – дип сөйли ул сторисларда.