ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Сиринә Зәйнетдинова: «Ни өчен гәүдәң шундый дисәгез...»

0

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова элегрәк үзенең ябык гәүдәле булуын, ә хәзер тырышса да, авырлыгын ташлавы авыр булуны әйткән. «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруы кысаларында яңгыраган: «Сез ябыгырга теләмисезме?» – дигән сорауга артист болай дип җавап бирә:

«Телим, әлбәттә! Ничек ябыгырга теләмим инде... Мине тамашачыларымның да ябык күрәселәре килә. Элек ничек булганмын, шулай күрәселәре килә. Менә белмим, үземнең күңелем кайсы якка тарта икән: ябыгу ягынамы, әллә инде шул ук булып калу ягынамы?

Туклану буенча… Баллы әйберләр, камыр ризыклары ашамаска тырышам. Ә ни өчен гәүдәң шундый дисәгез, геннарым шундый инде. Ә үзем бәби тапканчы 48 килограмм идем, ябык идем», – дигән ул.