ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025

«Вау!» - Гөлназ Шәрипҗанова яңа образын күрсәтте

0

Иҗади гаилә – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә яңа образларын тәкъдим итте. Илсур кап-кара костюм-чалбар кигән, кулына кызыл розалар букеты тоткан, Гөлназ җете кызыл мини күлмәк, колготки һәм аңа тоташкан сыман ук сапоги кигән, башында да кызыл ободок.

Кыскасы, кып-кызылдан киенгән гүзәл Гөлназны каршы алыгыз!

Халык җырчыларның образын «вау» дип кабул иткән, комментарийларда «ут» билгеләре, күпсанлы смайликлар бихисап.

Ничек сезгә?