ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

«Гинеколог операция кирәк булмавын белә, тик...» Күп балалы хатын киста алдырганда үлгән

0

Байкал аръягында яшәүче күп балалы хатын операция ясаганда үлгән. Аңа бу операцияне ясау кирәк булмаган. Хәзер табибны хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Екатерина (исеме үзгәртелә) бөтен 50 ел гомерен Байкал аръягындагы зур булмаган авылда уздыра. Саф һава, яшелчә, җиләк-җимеш, үз хуҗалыклары. 3 баласы сүзләренчә, әниләренең сәламәтлеге бик яхшы була. 2022 елда ирен махсус хәрби операциягә озаткач, ул нык борчыла. Туганнары аңа табибларга күренергә киңәш итә, шулай итеп, күкәйлекләрендә киста табыла. Табиб аны операциягә җибәрә. Ләкин операциядән соң 1 тәүлектән Екатерина реанимациядә үлә. Операция башланырга да өлгермәгән, диелә хәбәрдә.

Екатерина 55 яшьлек ире белән 35 елдан артык бергә яши. Алар мәктәптә үк танышкан.

«2022 елның көзендә әти үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә теләвен әйтте. Абый шуннан кайтты гына әле. Яшьләр шунда булганда, әти өйдә утырып калырга теләмәгәндер», – ди кызлары.

Екатерина бик борчыла. Стресс сәламәтлегенә зыян китерер дип куркып, кызы әнисен шәхси клиникага табибка җибәрә. «Әни белән хастаханәдә кулга-кул тотынышып диярлек йөрдек. Гел аның белән булдым. Кардиологка кердек, берничә УЗИ ясадык, йөрәге әйбәт иде. Башка нәтиҗәләр шикләндерде», – ди кызы.

Хатын-кыз органнарына УЗИда күкәйлектә киста табалар. Екатерина моны сизмәгән, авырту булмаган.

2022 елның 27 ноябрендә Екатерина гинекологка бара. Киста раслана. Табиб операция кирәк булуын дәлилли, авыр күтәргәндә шартларга мөмкин, дип аңлата.

Операцияне 30 ноябрьгә билгелиләр, ул 40 минут – 1 сәг булырга тиеш, диләр. Ләкин 1,5 сәг уза, хирург чыкмый. Аннары «ашыгыч ярдәм» табиблары килеп җитә, Евгения әнисенең фамилиясен ишетеп ала. Нидер булганын аңлый...

Аны операция бүлмәсенә кертмиләр. Әнисен «ашыгыч ярдәм» белән авыр хәлдә клиник хастаханәгә алып китәләр. Туганнарына аңа операция ясамаганнарын әйтәләр. Наркоз керткәндә үк аның үпкәләренә зыян килә.

«Әни комага китте. 1 декабрьдә ул үлде. Аның йөрәге 2 тапкыр туктаганын әйттеләр», – ди кызы.

Евгениянең ире гариза язарга күндерә, җинаять эше ачыла. Экспертизалар билгелиләр. Аларның берсе кистаның яман булмавын ачыклый. «Акушер-гинеколог пациентка оператив дәвалау күрсәтелмәвен белә. Аны билгеле бер вакыт двәамында консерватив күзәтергә кирәк була. Ләкин табиб операция ясатырга киңәш итә», – дигәннәр Чита үзәк район судында «КП-Иркутск» сайтына.

«2024 елның 22 июлендә гинекологка гаепләү карары чыгаралар. Аны ирегеннән чиклиләр, берникадәр вакыт табиблык белән шөгыльләнүне тыялар», – ди Евгения.

Екатерина эше буенча анестезиологны да хөкем итәләр. Пациентны операциягә әзерләгәндә, ул хата җибәргән.

Тагын бер экспертиза нәтиҗәсе билгеле булган. «Табиб әнине коткара ала иде. Аның гамәлләре һәм әнинең үлеме арасында бәйлелек ачыкланган», – ди Евгения.