Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиевадан премьера: «Карлы яңгыр – парлы яңгыр»
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиеваның «Карлы яңгыр» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Иҗат тормышымда яңа сулыш, яңа дулкын һәм өр-яңа җырымны сезгә тәкъдим итәм. Бу җыр сезнең күңелегездә үз урынын алыр дип ышанып калам, дуслар», – дип язган ул.
Яңа җырның сүзләрен Алинә Хисамиева, ә көен Гүзәлия язган.
«Эчтәлекле, матур җыр. Яңадан-яңа уңышлар», «нинди матур җыр» дип, «канатландырганнар» җырчыны.