ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Минем яңа йөземнән куркалар». Кәләшенең энесе гарипләндергән егет эшсез һәм ялгыз калган

0

Ростов шәһәрендә яшәүче ир-ат җитди травмадан соң эшсез калган, сөйгән кызы белән аерылышкан. Аны гарипләндергән ир-атны хөкем иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Евгенийны бергә яши торган хатынының энесе имгәткән – колагын тешләп өзгән. Табиблар өзелгән органны тегеп куеп караган, тик ул кабат ялганмаган.

Евгений сүзләренчә, соңгы 2 елда ул сөйгән хатын-кызы һәм аның энесе Виталий белән бер фатирда яши. Кәләшнең энесе «салгаларга» ярата. Аннары ул агрессив була, апасының егетенә бәйләнә.

Чираттагы тапкыр «салып» алгач, Виталий фатир ишеген ача алмый – ачкычны йозакка туры китерү барып чыкмый. Шуннан соң ул ишеккә дөбердәтергә тотына. Вакыт исә төн уртасы җиткән. Тавышка уянган Евгений ишек ачарга китә.

«Виталий чак кына аягында басып тора иде, мин аңа кисәтү ясадым. Хәмерне ташларга вакыт, дидем. Ул шуңа ярсыды, миңа ташланды», – ди Евгений.

Ир-атлары идән буйлап тәгәрәшеп йөри, Виталий Евгенийның башын ачкыч белән тукмый, аннары кулларын һәм колакларын тешли. Шулай итеп, Евгений җитди имгәнә. Виталий качып китә. Евгений полициягә шалтырата, сөйгәненең энесенә каршы күрсәтмәләр бирә һәм шуннан соң гына хастаханәгә бара.

Табиблар аның колак очын тегеп куя, тик ул ялганмый. Травма эзсез узмый. Больничныйдан соң эшкә чыккач, хезмәттәшләре белән проблемалар башлана.

«Алар күзәләрен миннән яшерде. Аннары эштән китәргә кирәклегенә ишарәләделәр. Мин бит кешеләр белән эшлим, ә минем яңа йөзем кешеләрне куркыта», – ди Евгений.

Эшсез калганнан соң, Евгений сөйгәнен дә югалта. Судта шаһит булып катнашкан хатын сөйгәненең яңа кыяфәтен кабул итә алмавын әйтә.

«Ул миндә җирәнү хисе тудыра. Безгә аерылышырга туры килде», – ди бу хатын.

Виталийны исә 3,5 елга каты режимлы колониягә озатканнар, диелә хәбәрдә.