Йоклар алдыннан нинди догалар укырга һәм ниләр эшләргә?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында йокы әдәпләре чыкты.
Йоклар алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә онытмагыз
Тәһарәт алырга.
«Аятел-Көрси» укырга.
Учларга «Ихлас», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләрен укып өрергә, куллар белән тәнне сыпырырга – 3 тапкыр.
Бу көндә кылган хаталар, гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга.
Дога кылырга: «Бисмикә-Әллаһүммә әмүтү вә әхъйә» («Аллаһы исеме белән үләм һәм тереләмен».)
Бар мөселманнар өчен хәерле дога кылып куярга.
Зикерләр әйтергә.
Уң якка ятарга кирәк.