Түбән Камада ике хатынны вәхшиләрчә үтергән ир-ат – Татарстанның бер авылы кешесе
Түбән Каманың Чулман урамындагы күпкатлы йортларның берсендә коточкыч хәл булган. Анда вәхшиләрчә үтерелгән ике хатын-кыз мәете табылган.
48 яшьлек хатын-кызны үзенең фатирында үтергәннәр, ә аның 34 яшьлек иптәш хатынының мәете тамбурда табылган. «КazanFirst» тг-каналы язуынча, мәетләрне 5 сәгать ятканнан соң гына күреп алганнар.
Шик Татарстанның бер авылы кешесенә төшкән. Ул үз гаебен таныган һәм ниләр булганын сөйләп биргән. Болар өчәүләшеп эчкәннәр һәм талаша башлаганнар. Шуннан соң ир-ат хатын-кызларны чәнчеп үтергән. Мәетләрдә бик күп яралар бар.
48 яшьлек хатын-кыз кибеттә идарәче булып эшләгән, ә аның белән бергә булган хатын-кызның эш урыны юк. Үтерүдә гаебен таныган ир-ат Түбән Камада 2нче ПАТП оешмасында йөртүче булган.