ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлназ Асаева, уфтана-уфтана, әнисендә идән юа: «Кызың «домработница» түгел»

0

Гөлназ Асаева әнисе янына кунакка кайткан. Җырчы, зарлана-зарлана, әнисенең идәнен юа.

«Мине сүгә генә, малай! Рәхәтләнә монда берәү», – дип, әнисе Лилия Биктимирова видеога төшереп тора.

«Мин аңламыйм. Нәрсәгә чиста идәнне юарга? Миңа менә чыгып китәргә кирәк. Бу арысын да беркая бармасын дип, мине махсус хәлдән тайдыра», – ди Гөлназ.

«Чиста түгел инде, аяк эзләре бар. Мин аяк, бармак эзләре күренгәнне яратмыйм. Ялтырап торырга тиеш», – дип, үз сүзендә тора әнисе.

Әнисенә җавап итеп: «Домработница» ал, алайса. Кызың «домработница» түгел шул, ул алай чиста юа алмый», – ди Гөлназ.

Уфтана-уфтана, «миңа да 18 яшь түгел» дия-дия, ул идәнне юып бетерә.

«Ярый әле кызым бар, – дип көлә әнисе. – Кызым, мин атнасына 3 тапкыр шулай юам. Сез кайтканда, идәннәрем чип-чиста иде», – ди.