ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бу язда хәрби җыеннарга кемнәрне җыялар һәм аларны махсус операциягә җибәрәләрме?

0

Владимир Путин 16 гыйнварда хәрби җыеннарга чакыру турында карар кабул итте. Закон стандарт – ягъни, моңа кадәр булгандагыча, үзгәрешләр юк.

Думаның оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов «Парламентская газета»га хәрби җыеннарны шәрехләгән. Депутат әйтүенчә, ул – планлы һәм даими чара, аның максаты – яңа техника, коралларны өйрәнү, хәрби резервның нинди халәттә икәнен өйрәнү. Хәрби җыеннар 20 ел диярлек үткәрелә, тәртипләре үзгәрми диярлек.

«Барысы да планлы рәвештә узачак, анда запаста булганнар, резервистлар чакырылачак. Хәрби җыеннарның махсус хәрби операциягә катнашы юк һәм катнашы булырга да мөмкин түгел», – дигән Картаполов.

Хәрби җыеннарга армиядә булганнарны, хәрби уку йортларын тәмамлаганнарны, альтернатив хезмәттә булганнарны, 27 яше тулу сәбәпле армиядән азат ителгәннәрне чакыралар. Хатын-кызлар да, мәсәлән, медицина хезмәткәрләре, чакырылырга мөмкин.

Хәрби җыенга броне булганнар, Росгвардия, МЧС хезмәткәрләре, педагоглар, студентлар алынмый. Читтән торып укучылар аттестат яки диплом алган чорда чакырылырга тиеш түгел. Шулай ук күп балалылар, җинаятьтә гаепләнгәннәр, авыр тормыш хәлендә булучылар (дәваланып йөрүчеләр, авыру аналарын караучылар) чакырылмый.

Хәрби җыенга 50 яшькә кадәр, офицерларны 65 яшькә кадәр, генералларны 70 яшькә кадәр чакырырга мөмкин. Хатын-кыз офицерларга – 50, калганнарга 45 яшь чикләве бар.

Җыен 2 айга кадәр дәвам итә. Ул чорда алар эштән, укудан азат ителә, уртача хезмәт хакы ала.

Хәрби җыен хәрби көчләрдә, Росгвардиядә, МЧС, ФСБ частьләрендә уза.