ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Авыл халкы бик курка» – Апас районында төрмәдән чыкканнар өчен үзәк ачуга халык каршы

0

Төрмәләрдән җәза срогын үтәп чыккан, махсус хәрби операциядән кайткан кешеләр өчен, Апас районы Югары Ындырчы авылында ресоциализация үзәге ачып, аларны кошчылык фабрикасында эшләтмәкче булалар. Моны «утырып» чыккан, әмма кайтыр йорт-җире, кабул итәрдәй гаиләсе булмаган кешеләр өчен, дип аңларга кирәк.

Авыл халкын бу хәбәр пошаманга салган. Бу хакта апаслылар «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде. Алар шушы мәсьәлә буенча сишәмбе, 21 гыйнварда булачак халык җыенында, бертавыштан, бу үзәккә каршы чыгачакларын әйттеләр.

Үзәк турында матбугат очрашуында «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов та әйткән иде. «Хәзерге вакытта Апаста элеккеге хөкем ителгәннәрне пробацияләү үзәген, ягъни иректән мәхрүм итү урыннарында күп вакыт уздырган һәм социаль элемтәләрен югалткан татарстанлылар өчен уңайлы яшәү урыннары булдыруны планлаштырабыз. Янәшәдә кошчылык фабрикасы төзелә, анда алар эшләячәк. Шуның аркасында без рецидив процентын киметергә өметләнәбез», – дигән иде ул.

«Бер куркыныч әйбер юк анда»

Илдар хәзрәт әйтүенчә, мондый үзәк – бары тик эшләргә теләге булганнар өчен генә. Тәртип бозып йөрүчеләргә биредә урын юк, дип ышандырды.

– Куркыныч әйбер түгел ул. Ә төрмәдән, махсус хәрби операциядән кайтып, «ирекле йөзүгә» китсәләр, менә анысы куркыныч. Янәшәдә производство ачыла, шунда эшләячәкләр. Бу – Путин имзалаган федераль закон буенча башкарыла, төбәкләр шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Аңламаучылар каршы чыга башлады инде, алар Путинның законына каршы чыга, дигән сүз бит. Болгатып йөрүчеләр һәрвакыт бөтен җирдә бар. Хәзер сугыш бара, кайбер төбәкләрдә «бомбежка». Без монда башны комга тыгабыз да утырабыз булып чыга. Ә ул кешеләр кая барсыннар?! Каты җинаять кылган кешеләр түгел ул. Кемнең эшлисе килә, аларны тикшерәләр, сәламәтлекләрен тикшерәчәкләр. Алар намус белән эшләячәк, салым түләячәкләр, район, шәһәр, республиканы күтәрәчәкләр, – дип аңлатты Илдар хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул бу үзәкне, эшлисе килгән, туры юлдан барырга теләгән, әмма яшәргә мөмкинчелеге булмаган кешеләр өчен, дип аңларга өндәде.

– Фонд 22 ел эшли, бервакытта да халыкка зыян китерә торган бер проект та булмады. Бары тик халыкка ярдәм итә торган, яхшырта торган проектлар.

Кадрлар юк хәзер. «Яратель» зур кошчылык фабрикасы булачак, анда эшләргә кеше кирәк. Көн-төн эшләргә, салым түләргә әзер булган кешеләр бит ул. Мәсәлән, СВОдан кайта кеше, кая бара ул? Без шуны тәкъдим итәбез. Әгәр эшләргә телисең икән, менә сиңа яшәргә, эшләргә урын, дибез. Әгәр эчке тәртипне боза икән, шунда ук куып чыгарачаклар. Алар контрольдә булачак. Эчке эшләр министрлыгы, табиблар күзәтүендә. Бер куркыныч әйбер юк анда, – диде Илдар хәзрәт. Тик ул бу үзәкнең кайчан ачыласын төгәл әйтә алмады.

Авыл башлыгы: «Халык каршы»

Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин үзәк ачылышына халыкның каршы булуын әйтте.

– Халык каршы, халык тарафыннан сайлап куелган кеше буларак, халык белән бергә инде мин. Халыкта курку бар. Нишләргә дә белмибез. Ул кешеләрнең (иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтканнар – «ИТ») башында нәрсә булганын белеп булмый бит. Үзләре генә тора торган әбиләргә дә куркыныч, юл өстендә бит без. Мин инде болай да: «Ишегегезне бикләп торыгыз», – дип әйтеп торам аларга, – диде җирлек башлыгы.

«Халык бик каты курка»

Ындырчы гына түгел, күрше-тирә авылларны да шөбһәгә салган бу хәбәр. Авыл халкының үзәк ачылышына каршы имза җыюлары билгеле.

– Ындырчы авылы да, бөтен тирә-як та – барыбыз да бик курка. Без андый кешеләр килүенә каршы. Җитәкчеләр әйтерләр инде, «куркыныч җинаятьчеләр кайтмый» диярләр. Тик алар – барыбер үз өйләренә сыймаган, үзләренекенә ярамаган, барырга урыннары юк кешеләр бит инде. Шәһәр җире булса – бер хәл, авыл халкы бит монда. Аларга кем каршы чыга, кем сүз әйтә алачак? Ишекне тибеп кенә ачып керсәләр? Алар тәрбияләнеп чыкмаган кешеләр булуына иманым камил.

Башта, бәлки, берничә ел тәртип катгый булыр, аннары кем карый? Барыбер йомшарачак ул система, җаен табачаклар. Без аны куркыныч дип саныйбыз, – дип уртаклашты исемен әйтергә курыккан, күрше авылда яшәүче әңгәмәдәшебез.

«Балалар бакчасын ябып ачмакчы булалар...»

Фәнис Бакиров – Югары Ындырчы авылы активисты, авыл киләчәге өчен янып-көеп йөрүче, дип әйттеләр авылдашлары. Сириядә берничә ел хәрби бәрелешләрдә катнашкан, бүгенге көндә хәрби пенсионер икән. Аның белән сүз башлауга: «Авыл халкы бик каты каршы, андый үзәк ачылуга риза тугелбез. Яңаны төзесәләр, бер хәл алар бит – балалар бакчасын ябып ачмакчы булалар ул үзәкне. Ә ул бинада элек мәктәп иде. Мин, апа, абый, энекәш шул мәктәптә укыдык. Энекәш шул бакчага йөрде. Ул мәктәп бинасы төзелешендә авыл халкы да булышкан иде, бик күп бала-чага шунда укыды», – дип гарьләнеп сөйли башлады Фәнис.

Аның сүзләренчә, авыл халкы кошчылык фабрикасы төзелүгә дә каршы булган башта. Аннары халыкка, шунда эш урыны булачак, дип ышандырган булганнар.

– Төрмәдән кайткан кешеләр шунда эшләячәк, ахрысы. Ә башта бит безгә, шунда эш урыннары була, дигәннәр иде...Авыл халкына эш булган очракта да без аңа каршы. Ничек инде авылда шундый үзәк була ала?! Аны 600 кешелек дип әйтәләр. Туберкулез белән авыручылары булырга мөмкин. Алар район хастаханәсенә ятачаклармы? Әйтик, үлеп китсәләр, кая күмәргә? Туганнары булмаганнар бездә каламы? – ди Фәнис.

Ул үзе, бу үзәктә эшләп яшәгәнче, төрмәдә эшләмичә, ашап-эчеп, йоклап яшәүне хуп күреп, кемнәрдер яңадан җинаять юлына аяк басарга мөмкин, дигән шиген әйтте.

– Алар төрмәдә ашап-эчеп, йоклап яшәгәннәр, эшләмәгәннәр. Ә монда урынны саклау өчен эшләргә кирәк булачак. Аларның эшләп, намуслы яшәячәкләренә ышанмый беркем дә. Аларның барырга урыннары юк. Аларны ул үзәктән чыгарып җибәрәләр икән, алар авылда кала дигән сүз бит, авыл эчендә дә йөриячәкләр. Алар сукбай тормышка ияләшкән. Балалар өчен дә куркыныч. Әйтик, минем абыйның 3 баласы кечкенә, – дип борчуын җиткерде Фәнис.

«Авыл халкына куркыныч яный»

Шушы авылдан, исемен язмауны сораган тагын бер ханым авылдашының сүзен җөпләп: «Авыл халкына куркыныч яный, дигән сүз, тирә-юньдәге авылларга да. Без бу хакта «Татар-информ»да чыккан мәгълүмат буенча гына белдек. Без каршы, барыбыз да петициягә кушылдык», – диде.

– Безгә элек төрмәдә нәрсә өчен утырганнарын, статьяларын кем күрсәтеп торсын инде?! Кем «бер начарлык та эшләмәячәк алар» дип гарантия бирә ала?! Беркем ышанмаячак ул сүзгә, алар сак астында түгел, иректә йөри торган кешеләр булачак бит. Мәктәп яшендәге балалар да бар, авылда күп кенә ялгыз апалар, әбиләр яши. Аларга да куркыныч.

Безгә балалар бакчасы ябылачагын декабрь ахырында әйткәннәр иде, ни өчен ябылуын төгәл аңлатмадылар, Роспотребнадзор таләпләренә туры килми, диделәр. Мәктәп күптән ябылды инде, аның мәйданы 131 кв. м иде, зур бинада бер бакча утырып калган иде. 9 бала белән балалар бакчасы эшләп килә. 3 авылдан балалар йөри. Авылларда балалар беткән заманда, гөрләп эшләп килүче бакчаны ябалар, – дип гарьләнә ул.

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Аны ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә урнаштырган. «Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә элек хөкем ителгәннәр өчен ресоциализация үзәге төзелеше турында сүз күп йөри. Кызганыч, ул фикер алышуларның күпчелеге имеш-мимешләр һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматка корылган. Без барлык нечкәлекләрне ачыклап, бу проект турында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа күрә теләгән һәркемне 21 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Ындырчының мәдәният йортында ачык сөйләшүгә көтеп калабыз.

Бу – проект белән кызыксынган һәркемгә сораулар биреп, фикерен белдерү, төгәл мәгълүмат ишетү өчен яхшы мөмкинлек. Мөһим социаль башлангычлар турында фикер алышканда, без һәрнәрсә ачыктан-ачык булу яклы. Уртак көч белән генә җәмгыятьнең барлык әгъзалары мәнфәгатьләренә җавап бирә торган карарларга килә алачакбыз. Сезнең очрашуда катнашуыгыз шикләрне таратырга, аңлашылмаучанлыкны бетерергә ярдәм итәчәк», – дип мөрәҗәгать итә ул.

21 гыйнвар көнне күңелләренә авыр шик кереп оялаган авыл халкы, үзләрен борчыган сорауларына җаваплар ишетеп, начар шөбһәләре таралып, азмы-күпме күңелләренә тынычлык иңәр, дип ышанасы килә. Йөрәкләр болай да парә-парә килгән заманнарда, кышкы чорда бераз булса да иркен сулыш алып, җәйге-көзге эшләрдән ял итәргә тырышучы авыл халкының ут йотып яшәвен ишетү күңелләрне боектыра. Монысы хак.