ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Күрше төбәктә оныгын буып үтергән әбинең җинаять кылу сәбәбе ачыкланган

0

Чабаксарда 9 яшьлек малайны үтерү турындагы шау-шулы җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Җинаятьтә аның 61 яшьлек әбисе гаепләнә. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы яза.

Бу хәл узган елның 12 апрелендә була. Малайның әнисе эштән өенә кайта һәм бер бүлмәдә улының гәүдәсен таба. Ул буылган була. Бала үз әбисе белән калган булса да, ул вакытта йортта башка кеше булмый.

Малайны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатыла, төп шикләнелүче шул әби булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ул көнне әби оныгын буып үтергән һәм дачасына качкан. Гаепләнүче тоткарлана, ә соңыннан камерага арест астына җибәрелә.

Ул вакытта үтерүнең сәбәбе буларак төрле фаразлар була. Әби оныгын үз-үзен начар тотканга буып үтергән, дигән фараз булган. Шулай да, малайны белгән кешеләрнең барысы да аның тыныч һәм тырыш булуын әйтә.

Әбисе турында исә аның элеккеге эшендәге хезмәттәшләре генә яхшы сөйләгән. Элегрәк ул Чабаксар мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Кайбер ата-аналар әле дә балаларының бу укытучының дәрестә аларга ничек кычкыруы турында сөйләгәннәрен хәтерли.

Экспертиза раслаганча, чыннан да, проблема малайның үз-үзен тотышында түгел, әбинең үз-үзен тотышында булган. Белгечләр ачыклаганча, оныгын үтерү вакытында хатын-кыз кылган гамәлләренең характерын һәм ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламый һәм җитәкчелек итә алмаган. Хәзер дә шулай. Сәбәбе – хроник психик тайпылышлар.

«Аңа күзәтү астында махсус типтагы психиатрия стационарында мәҗбүри дәвалану киңәш ителгән», – дип аңлатканнар Чувашиянең Тикшерү комитетында.

Соңгы карар судта кабул ителәчәк. Ул тиздән булырга тиеш. Әгәр дә аны акылдан шашкан дип танысалар, җинаятьче әби, колония урынына, больница палатасына җибәрелергә мөмкин.

«АиФ» язуынча, малай музыкаль мәктәптә укыган, һәм анда аны тәртипсез дип белмиләр. Надежда Журавлева элек укытучы булып эшләгән. Балаларга карата кырыслык күрсәткәне, сукканы өчен мәктәптән куылган да булган. «aif.ru» язуынча, ул чуваш теле укыткан.