«Әлегә мин әтиле»: Айгөл Шәйхетдинова әтисенең хәлен сөйли
Җырчы Айгөл Шәйхетдинова социаль челтәрләрдә әтисен туган көне – юбилее белән котлаган. Кызганыч, Әмирҗан абый инде шактый вакытлар урын өстендә ята, авыру белән көрәшә.
«Вакыт уза… Әтиемнең бүген юбилее – 85 яшь… Хәле нык авыр, инде 3 елдан артык урын өстендә… Ләкин әлегә исән, Аллаһка шөкер. Ни дисәң дә, әлегә мин әтиле!!! Яратам, әтием», – дип яза җырчы.
Айгөл Шәйхетдинованың әти-әнисе Әлмәт районы Иске Кәшер авылында гомер кичерәләр. Алар гаиләдә 3 бала. Әмирҗан абый бүгенге көндә тулысынча тормыш иптәше тәрбиясендә яши.