Себердә яшәүче шагыйрә Галия Абайдуллина: «Оялдым, курыктым, «Зилә» исеме белән яздым»
Галия апа, 85 яшегезне нинди уйлар, хисләр, теләкләр белән каршылыйсыз? Хәлләрегез ничек?
Ул яшькә җиткәч, төрлесен уйлата. Ак каеннар үскән җирне дә уйлыйсың, яшисе дә килә әле. Минем янга балалар килеп, хәлемне белеп торалар. Туган көнгә күп әһәмият бирмим. Туган көнемдә, мулла чакырып, аш үткәрәм. Мин кунакларны яратам, килсәләр – шатланам. Миңа кешеләр күп йөри: туганнарым, укытучылар, шигырь яратучылар килә. Укымышлы, акыллы, тәртипле, сүгенми торган татарларны хөрмәт итәм. Юкка-барга керешеп, гайбәт сөйләп утыручылар янында утырмыйм. Шуларны тойсам, йә башымны башка якка борып сөйләшәм, йә киенеп кайтып китәм. Мин 365 көнне дә, табигатьнең һәр фасылын да яратам. Иртән уянгач: «Аллаһка шөкер, мин исән, Аллаһы Тәгаләм, бүген дә миңа уңыш, сәламәтлек бир», – дип сорыйм. Тормышны, кешеләрне яратам.
Шигырь язарга укытмыйлар да, өйрәтмиләр дә, бу сәләтегез кайдан килә?
Әтием сәләтле кеше иде, бик матур җырлый, шигырьләр сөйли, бии иде. Заманасына күрә бик грамоталы кеше булган. Мине 5 яшемнән акробатикага, гимнастикага, «мост» төшәргә, шпагат ясарга өйрәтте. Спортчы буларак, мәктәпләрдә чыгышлар ясап йөрдем. Өннәм (иск. әбием – җирле сөйләм) шпагатка утырганны бер дә яратмады, кыз балага килешми, дип әйтә иде. Ул мәктәпкә минем чыгышларны карарга килә иде. Акробатика, шпагат, мәтәлчек ату күнегүләрен мәктәп укучыларына ясап күрсәтә идем. Галим Клим Садыйковның әтисе Солтан Садыйков мандолинада уйнады, ә мин спорт хәрәкәтләре ясадым. 8нче сыйныфта укыганда тирга атарга йөрдем. Бала вакытымнан бер дә тик утырганымны хәтерләмим. Олы кыз булгач, 6 яшемнән балаларны үзем карадым, бишекләрдә тибрәттем. Инә (иск. – әни) белән әти көн-төн эштә булдылар. Мин – игезәкнең берсе, ир бала белән туганмын.
Шигърияткә мәхәббәт, шигырь язу бала вакытымнан ук башланды. Мин аны кешеләргә әйтмәдем, белдермәдем, оялдым, курыктым. Көләрләр, мыскыл итәрләр, дип уйладым. Лаеклы ялга чыккач, үз исемемне язмыйча гына, «Зилә» тәхәллүсе астында 2 ел иҗат иттем. «Яңарыш» газетасының редакторы Азат Сәгыйтов: «Галия, ник Зилә булып йөрисең? Яз үз исемең белән, шигырьләреңне яратып укыйлар бит», – дигәч, мин Галия Абайдуллина булып яза башладым.
Бала вакытта язган кайбер шигырьләремне кәгазьгә төшердем. Сугыш чорында дәфтәр дефицит иде. Шуның өчен мин аларны саклый алмадым. Кайбер шигырьләрнең өзекләрен генә хәтерлим. Әтием язганымны сизенә, ә мин алардан яшерә идем. Белсәләр, көлкегә калырмын, дип борчылдым. Без бит ул вакытта шагыйрьләрне, язучыларны патша кебек күрдек. Аларны бик зурлаганбыз, алардан курыккан, оялганбыз. Әти кайвакытта: «Син шигырьләр язгалыйсың түгелме?» – дип сорап куя иде. Пенсиягә чыккач, үз-үземә: «Галия, хөкүмәтнең пенсиясен бушка туздырма, берәр нәрсә эшлә. Шигырь язу кирәк. Яратучылар да, укучылар да булыр», – дидем дә яздым. 60 яшемдә ныклап яза башладым. Сугыш баласы күргәннәр, беренче яратулар, авыл, укытучылар тормышы, балалар тәрбиясе турында язып, 44 китапның авторы булып куйдым.
Сезне татар шагыйрьләре белән нинди хатирәләр бәйли?
Татар теле һәм әдәбиятын укыткач, мине Казанга белемемне күтәрергә җибәрделәр. Шул вакытта безне, Себер татар ханымнарын, шагыйрь Фәнис Яруллин белән очрашуга алып бардылар. Шагыйрь үз янына чакырды да: «Галия ханым, сез бит Себер татары түгел», – дип берничә тапкыр кабатлады. «Юк, мин – төптән килгән Себер татары», – дидем. «Сез матур сөйлисез, сезнең акцент юк, сез Себер татарына охшамыйсыз», – диде ул тагын кабатлап. Себердә дә матур, грамоталы кешеләр яши, дип, әңгәмә дә корган идек. Ул миңа «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән хикәясе басылган «Казан утлары» журналын бүләк итте. Тубылга Резеда Вәлиева килгәч, аның белән очраштым. Үзем дә татар авылларына очрашуларга еш йөрдем. Мәктәп укучылары, авыл халкы белән очраштым. Араларында «яратабыз» диючеләр дә булды (көлә). 17-18 яшемдә Мәхмүт Хөсәенне дә күреп калган кеше мин.
Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Гөлүсә Габдрахманова, Вәлимә Ташкалава, Сәгыйть Сәгыйтов, Шәүкәт Гаделша, Клара Кучковская, Гөлнара Калиева, Алмөхәммәт Хәбибуллин белән аралашып яшәдем, яшим.
Шигырьләрегез белән Тукай премиясенә тәкъдим итәргә теләгегез юкмы?
Юк, юк… Бернәрсә сорамыйм да, язмыйм да. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләндем. Васил Шәйхразиевка рәхмәт. Моннан тыш, тагы 4 медалем, мактаулы исемнәрем бар. Мин шуларга риза, шөкер кылам. 44 китап яза алуыма шатланам.
Тормыш иптәшегез Ризмөхәммәт абый белән 59 ел бергә гомер иткәнсез… Хатын-кыз бәхете – ирдән, дигән сүзләр белән килешәсезме?
Әлбәттә. Ир тормышта зур роль уйный. Әгәр дә ирең яратса, читкә йөрмәсә, сине ачуланмаса, ямьсез сүзләр әйтмәсә, хатын-кызга шул җитә. Ул аңа риза була. Без шулай яшәдек. Бер тапкыр да орышышып, әйткәләшкәнебезне хәтерләмим. Бәлки, булгандыр да, әмма «китәм», «аерылышам» дигән сүзләр әйтешмәдек. Икебез дә Вәчир, аннан Лайтамак авылларында озак еллар (ул – 40, мин – 36) укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләдек. Балалар яраттылар. Саз авылларында яшәү дә, эшләү дә бик катлаулы һәм җаваплы. Урманнарында бүресе дә, аюы да, еланы да мыжлап ята. Ирем белән 3 бала үстердек, барысы да югары белемле. Бер сүз урысча белмәгән саз егете Тубыл педучилищесына укырга кергән. Аны «5»легә генә тәмамлаган. Өйләнешкәч: «Галия, мин сиңа туй сәяхәте бүләк итәм», – дип Мәскәүгә алып барды. Отпускыларда ул мине шәһәрләргә йөртте, Сочи, Кара диңгез, Казахстан, Кавказ тауларын күрсәтте.
Тормыш үкенечсез булмый, диләр. Сезнең «эх, ник алай, ник болай» дип үкенгән чакларыгыз буламы?
Мин бернәрсәгә үкенмим. Мин укуны, укытучы һөнәрен яраттым. Мин ирем белән 59 ел гомер иттем, 3 бала тәрбияләдем, 5 оныгым бар, 5 оныкчыгым бар. Бу фани дөньяга ризамын. Авырлыклар күрсәм дә, читкә йөреп укысам да, ач булсам да, мин тормышка, язмышка үпкәләмим, чөнки вакыты шундый иде. Тормыш үзгәреп китте. Аңа да борчылмыйм. Тәңремнең биргәненә риза булып яшим. Күңелемдә булганнарны, сагынуларымны, борчуларымны, теләкләремне, уйларымны шигырь тәлгәшләре итеп тезәм. Көннәремне буш уздырганым юк. Бер фикер килсә – язам. Яхшы кеше очраса – мактыйм, начар, усал кешене күрсәм, тәнкыйтьлим мин аны. Матурлыкны да күрә беләм. Кемнәр тату яши, кемнәр күп бала үстерә, кем намаз укый, кем ашлар үткәрә – аларны да шигырь итеп язам. Иҗатымда урлашучылар, ялган сөйләүчеләрне дә «чеметеп» алам.
Могҗизага ышанасызмы?
– Могҗиза булмый калмый, була. Берәү йөри-йөри дә, аннан бик әйбәт, уңган акыллы хатын-кызга өйләнә яки хатын-кыз шундый яхшы иргә тормышка чыга. Алар аны могҗиза дип уйламый. Бу бит, чынлап уйлаганда, могҗиза! Сиңа уңышлы, бәхетле, якты тормыш елмая икән, бу – могҗиза түгелме? Аны күрә, аңлый белергә генә кирәк.
Яшь буынга нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез?
Укыгыз, белем алыгыз, тормышны яратыгыз, дияр идем.
Борчыган соңгы соравым Сезгә: Төмән өлкәсендә шигъриятнең киләчәген ничек күрәсез? Бүгенге шагыйрьләргә алмашка килүчеләр, татар шагыйрьләре булырмы?
Тубыл ягында татар телен белүне оят күрәләр кебек. Белсә-белмәсә дә әбиләр автобусларда, кибетләрдә русча сөйләшә. Кыргыз, казах, рус, немец, япон үз телләрендә сөйләшәләр бит, ә татар туган телендә сөйләшергә ояла. Габдулла Тукай, Хәсән Туфаннар, Һади Такташлар бала чагыннан шагыйрь булганнар. Бездә Себердә андый балалар булыр микән? Тәрбия, гаиләдә телне яратырга өйрәтүчеләр юк...
«Себер татар дөньясы» сәхифәсеннән Таңсылу Габидуллина язмасы.