Өендә 14 эт, 3 песи асраучы Флүн абый: «Җан ияләре бит алар»
Флүн абыйның йорт-җире бик иске булса да, яшәмәслек түгел әле. Бүрәнәләре нык, ыжгырып, җил дә өреп тормый. Ә менә өендә чисталык урнаштыру өчен шактый вакыт кирәк булмагае. Ялгызы гына көн күрүче бабай инде 10 еллап эт-мәчеләрне дус итә. Авыл җирендә маэмайлар ишегалдында, эт ояларында көн күрә бит инде. Ә Флүн абый йортында мәчеләргә генә түгел, «акбай»ларга да урын түрдән. Нечкә күңелле Флүн абый белән бу җан ияләре бергәләп яшәп яталар. Җиһазлары, көндәлектә кирәкле әйберләре, көнкүреш техникасы, ягып юынырлык мунчасы да юк Флүн абыйның. Әмма эт-мәчеләрен авызыннан өзеп булса да ашата.
Бу көннәрдә Флүн абыйга ярдәмгә шушы авыл блогеры Ләйсән Миргаязова (Ләйсән-Улыбка) алынды. Кыш бабай кебек ап-ак сакал-мыеклы, матур итеп җырлаучы бу бабайны без дә иң элек аның сәхифәсе аша күреп алдык. Телевизор карарга яратучы Флүн абыйга блогер, язылучылары ярдәме белән, телевизор алып бирде. Бабайның бу бүләккә ничек сөенгәнен күргән «подписчик»лары Ләйсәнне тагын да зуррак эшләргә этәрде. Иртәгә Ләйсән тапкан клининг компаниясе Флүн абыйның йортында тулы тәртип урнаштырып, юып-чистартып китәчәк. Халыктан җыелган акчаларның калган өлеше Флүн абыйга өстәл, урындык, диван кебек беренчел кирәкле җиһазлар алуга сарыф ителәчәк.
Ләйсән бүгенге көндә 80 меңнән артык акча җыелуын хәбәр итте. Моннан тыш, Флүн абыйга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бик күп әйберләргә маркетплейслар аша да заказ биргәннәр.
«Мин – чебенне дә кызгана торган кеше, үскәнем»
«Подписчик»лар мәхәббәтен яулаган Флүн абыйның хәзер телефоны да, телевизоры да бар. Ләйсәннән номерын алып, үзе белән сөйләшеп алдым. Әңгәмәдәшем бик ачык, көр күңелле кеше булып чыкты. Моңлы да әле үзе.
Флүн абый да сүзен Ләйсән Миргаязовага һәм аның язылучыларына рәхмәт әйтүдән башлап җибәрде. «Ләйсән һуш китмәле булыша, һуш китмәле. Шул хәтле күп әйберләр китерделәр, куеп бетерер урын да юк. Болай ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтү генә дә аз булыр. Кыенсынам да инде», – ди ул.
Флүн абый, без дә сезне интернетта Ләйсән аша күреп алдык. Үзегез белән таныштырыгыз әле. Сез тумышыгыз белән шушы Пучы авылыннанмы?
Әйе, мин шушы Пучы авылыннан. 8 яшьтән 17 яшькә кадәр көтү көттем. Хәзер көтүләр бетте, сыерлар юк. Йөзәр сыер көттек заманында. Яланаяк…
Уку мөмкинлегегез булдымы соң, Флүн абый?
7 класска кадәр укыдым. Көтү булмаса, укып, әллә кем дә булган булыр идем, бәлки.
17яшьтән соң Чиләбегә китеп, ФЗОда укыдым. Укып бетергәч, 2 ел балта остасы булып эшләдем. Аннан соң армиягә китеп бардым. 4 ел Тын океанда су асты көймәсендә хезмәт иттем. Командирыбыз 4 ел буе әти-әниләргә мине мактап хатлар язып торды. Су асты көймәсендә хезмәт итәргә калырга да кушканнар иде, ләкин кайтасы килде. Авыл сагындырды.
Армиядән соң тормыш юлыгыз нинди борылыш алды?
Армиядән соң озак вакытлар Чиләбедә тимерче булып эшләдем. Бер бик әйбәт Әттәния исемле кызга өйләндем. Хезмәттән кайтканнан соң Чиләбедә таныштык аның без аның белән. Өйләнештек, 1 кызыбыз туды. Балабызда тумыштан йөрәк авыруы булган икән, 3 яшендә үлеп китте… Әттәния салкын тидергән дә, карынында чакта балага да зыян килгән… Тапкач, 3 ел гына яшәп калды, балакаем… Аннан соң Суфия исемле икенче кызыбыз туды. Суфия кызым, оныкларым хәзер дә Чиләбедә яшиләр. Әле бүген иртән генә шалтыратышып сөйләштек Суфия белән.
Әттәния белән дә нык матур яшәдек, хатыным шулхәтле әйбәт булды. Яман шеш авыруы алып китте үзен… Туганнарыма да бик нык ярдәм итте, Пучыга әткәй-әнкәйләр янына да гел кайтып йөрдек.
Авылга кайчан кайтып урнаштыгыз сез, Флүн абый?
Елын төгәл хәтерләмим. Әнкәй ялгызы гына калгач, әнкәйне карарга кайттым мин авылга. Кайтып-китеп йөрдем. Әнкәйне тиешенчә тәрбияләдем. Мунчаларга хәтле күтәреп алып барып куеп, аннан соң кире барып алып кайта торган идем. Әнкәйне бик нык карадым.
Без үзебез 8 бала үстек. Ишле гаилә булдык. Әнинең вафатыннан соң авылдан китмәдем инде. Ник дигәндә, бик күпләп маллар асрадым, үскәнем. Сыер, үгез, сарык, каз, тавыклар. Сарыкларым гына 40 баш иде. Бу – моннан 20 еллап элек инде, көч бар чакта.
Сыерларны да үзегез сава идегезме?
Үзем сава идем. Кешеләргә бушлай тараттым сөтне, хөкүмәткә дә тапшырдым. Сыерым бик әйбәт иде, көнгә 30 литр сөт бирә иде. Минеке кебек сыер авылда башка юк иде.
Хәзер менә этләрегез, мәчеләрегез бик күп икән. Аларны каян җыеп бетердегез, Флүн абый? Жәлләп кертәсезме сез аларны?
Моның да тарихы бар, тыңлап тор, үскәнем. Сыерларга, сарыкларга печән биреп йөри идем, бер малай килгән, кулында – кечкенә көчек. «Бабакаем сиңа көчек җибәрде», – ди. «Кем соң синең бабаң?» – дим. «Фәлән-фәлән», – ди (бу урында Флүн абый авылдашының исемен атады). «Юк, миңа көчек кирәкми. Этләремне әле җыеп алып киттеләр генә приютка», – дидем. Үзем малларга печән салырга кереп киткән идем, бу малай шифер артына куеп киткән көчекне. Мин менә шундый киң күңелле кеше инде, көчекне хуҗасына кире илтеп бирмәдем. Минем белән яшәп калды. Үсеп җитте дә балалады, кабат аның баласы да балалады. Хәзер менә минем белән 14 штук эт. Әле 2 ай элек кенә берсе 5 бала китерде. Әнә караватта яталар рәхәтләнеп (көлә). Мәчеләрем өчәү генә калды.
Фото: © Ләйсән Миргаязова фотосы
Аларга ашарга ничек җиткерәсез, Флүн абый? Ул хәтле этне ашатырга азык-төлек тә күп китәдер.
Үскәнем, мине пенсиям бик әйбәт бит, 30 мең. Менә тагын 2 меңгә арттырдылар әле. Этләргә тавык итләре, суган, токмач, бәрәңге салып аш пешерәм. Балаларына әнә бүген 2 табак аш салып бирдем, ялт иттерделәр. Итле аш тәмле бит, үзегез беләсез.
Алар сезгә иптәшме соң инде, Флүн абый? Кыш көне генә кертәсезме сез аларны өйгә, җәй дә өйдә торалармы?
Алар керәләр дә, чыгалар да. Инде хәзер көчекләре генә өйдә. Кайсы ашарга сорый, кайсы йоклап ята әнә.
Ләйсән этләргә приют эзли икән. Алып китсәләр, сез каршы түгелдер бит инде.
Мин каршы түгел, җыештырырга киләселәр булгач, аларны чыгармыйча булмас инде. Ничек аңлатырга инде, үскәнем… Әнә көчекләре минем караватта яталар, кайберләре идәндә. Олылары бакчада йөгереп йөри. Барысы да җан иясе бит алар… Мин аларны кызганам. Гафу ит син мине, тик мин – чебенне дә кызгана торган кеше, үскәнем. Чебен килеп кунса, аңа да тимим мин. Өшегән чыпчыкларны да өйгә алып керә торган идем балачакта. Җан ияләре бит алар…
Фото: © Ләйсән Миргаязова фотосы
Кызыгыз белән аралашып торасызмы соң, Флүн абый?
Әйтәм бит, әле иртән шалтыратты. Кызым да, оныкларым да бик әйбәт. Дарулар җибәрәм тагын сиңа, диде. Ул миңа телефон да алып җибәргән иде, анысы суга төшеп, эшләми башлады.
Балалар белән очрашкалыйсызмы?
Бу арада барган юк әле, үскәнем. Җәй җиткәч барырмын, бәлки, этләремне җыеп алып китсәләр. Бәлки, гел шунда калырмын да.
Ялгыз гына читендер инде, Флүн абый.
Рәскать энемнең кызы да шалтыратты. «Флүн абый, алып китәм бүген үк Чиләбегә. Бездә торырсың», – ди. Шулхәтле әйбәт минем туганнарым.
Кызларыгыз, туганнарыгыз ачуланмыймы сезне эт асраганга?
Юк-юк, ачуланмыйлар. Ул бит минем гаеп түгел, китереп ыргыткан кешенең гаебе, үскәнем. Теге вакытта кире илтеп биргән булсам, этләрем булмас иде. Кеше шикелле чиста булып яшәгән булыр идем бүгенге көндә мин дә.
Хәзер менә чиста итеп яши башларсыз әле, Аллаһы боерса. Су кермәгән инде сезгә, әйеме, Флүн абый?
Мин суны әнкәйнең сеңелләреннән барып алам фләгәләр белән. Ул да мәрхүмә булды инде…
Өйдә юынасызмы?
Өйдә дә юынам, кар белән чыгып та юынам. Әле бер туганнарыбызга әйткән идем «мунчага әйт әле» дип. Әйтми, нишләптер. Юынам мин, юынам.
Авылда туганнарыгыз күпме?
Сеңлем бар, аның 2 кызы. Киявемне күптән түгел генә җирләдек.
Күрше-күләннәрегез дә күптер?
Әле менә кибеткә чыккан идем, машина белән китереп куйдылар. Элекке күршеләрем беттеләр инде, бик яхшылар иде. Яңалары белән исәнләшеп кенә йөрибез. Кайберләре белән этләр аркасында тавышланыштык. Бер күршенең тавыгын буган да этем, аларга акча түләдем… 2 тавыгын буганга 2 мең сум акча бирдем.
Алай зыян сала торган булгач, этләрне приютка алып китсәләр яхшырак булыр инде, Флүн абый…
Сез матур итеп җырлыйсыз да бит әле. Шул турыда сөйләшик әле.
Мин җырладым да, биедем дә. Үз вакытында минем шикелле биегән кеше булмады авылда. Вакытың булса, сөйлим мин сиңа. Бик әйбәт Вил исемле күршем бар иде минем. Өй салдырды да, әткәй белән әнкәйне, мине өй туена чакырды. Мин Чиләбедән отпускка кайткан вакыт иде. Вил гармунда матур итеп уйный, ә әткәй – авылда беренче биюче. Вил уйный башлауга ук, әткәй чыкты да бии башлады. Әткәй хәзер миңа баса инде, минәйтәм. Биеде, биеде дә, чыннан да, миңа китереп басты. Мин шунда Вил янына килдем дә: «Цыганочка»ны беләсеңме?» – дим. Аның уйнап җибәрүе булды, минем биеп китүем булды. «Әнә, улың синнән уздыра бит», – ди әнкәй әткәйгә. Авылда бер кеше белми иде бу чегән биюен. Мин аны хезмәт иткәндә, армиядә өйрәндем (көлә).
Ә җырлау сәләтегез каян?
Әнкәйгә охшаганга җырлый беләм. Әнкәй кебек җырлаган кеше юк иде авылда. Абзыкайларым да бик матур җырлыйлар иде. Әнә карточкалардан карап торалар миңа (моңсулана). Инде хәзер олыгайдым шул, артык җырлап булмый.
Нәрсәгә дә булса үкенгән вакытларыгыз буламы, Флүн абый?
Төрле вакытлар була. Сез әле яшь, минем кебек 90га җиткәч искә төшерерсез.
Сезнең яшьләргә җитәргә язсын иде, Флүн абый.
Рәхмәт, кызым. Сиңа да бер җыр җырлап бирим әле, яме. Тыңла.
«Ялгыз сирин чәчәк аткач,
Сирин өзәсем килә.
Сирин чәчәкләрен өзеп,
Сиңа бирәсем килә.
Язгы җилләр искән чакта,
Мин җил буласым килә.
Җил булып исеп, чәчеңнән
Сыйпап үтәсем килә.
Җәйге яңгыр яуган чакта,
Тамчы буласым килә.
Тамчы булып, керфегеңә
Тамып кунасым килә».
Сөбханаллаһ, сүзләрен дә хәтерлисез.
Җырларны бик күп белә торган идем. Бик күп матур җырларым бар иде, тавышым бетте шул. «Рамай»ны бик ярата торган идем, аны җырлый алмыйм хәзер. Сиңа ошадымы соң?
Ошады, Флүн абый, бик ошады. Гел шундый көр күңелле булып калыгыз, яме.
Тагын җырлармын үскәнем, шалтыратсаң.
Менә шундый нотада төгәлләнде безнең Флүн абый белән әңгәмәбез. Тормышы җиңел булмаса да, зарланырга яратмый, җырлап кына яши ул. Соңгы вакытта янына еш кереп йөрүче Ләйсән Миргаязованы да гел җырлап озатып кала икән.
«Ничек шулай чит кешеләр булыша соң миңа», – дип, күзләре яшьләнә.
Ләйсән Миргаязова безгә Флүн абый белән аралаша һәм булыша башлавы, шул ук вакытта бу идеясе белән тәнкыйтькә дә юлыгуы турында сөйләде.
Флүн бабайга булышу идеясен иң элек минем язылучыларым күтәреп чыкты. Безнең үзебезнең кибетебез бар. Флүн абый мин эшләгәндә кибеткә килә дә, озаклап, телевизор карап басып тора. Шундый мөлаем бабай. Язылучыларыма Флүн абыйны берничә тапкыр төшереп күрсәтеп алган идем. Берсендә аның: «Эх, телевизорым булса, мин гел телевизор гына карап утырыр идем. Телевизор карар өчен шушы кибеттә калырга да риза», – дип әйтүен ишетеп алып, язылучыларым «и Аллам» дип жәлләделәр. «Әйдә, Ләйсән, акча җый, бергәләп телевизор алып бирик үзенә», – дип яза башладылар.
Үзеннән сорадык та, каршы килмәгәч, социаль челтәрләрдә ярдәм җыя башлавымны игълан иттем. Берничә көн эчендә җыелган 25 мең сум акчага, озакка сузмыйча, Флүн абыйга телевизор алып кайтып бирдек. Бабайны яратып өлгергән язылучыларым «йортын тәртипкә китерик, кирәк әйберләрен алып бирик» дип тә акча күчерә башладылар. Шулай итеп, кассада 80 меңнән артык акча җыелды. Иң башта Флүн абыйның өен тулысынча юып чыгарырга кирәк, дигән фикергә килеп, без 25 мең сумга клининг чакырттык. Алар иртәгә килеп, аның өен чистартып китәчәкләр. Аннан соң өстәл-урындык, диван кебек җиһазларга заказ бирәчәкбез. Идәненә линолеум җәйсәң дә бик яхшы булыр иде. Тәрәзәләренә, кадаклар белән булса да, челтәр дә эләсе килә. Флүн абыйның өен матурлап, ямьләндереп җибәрү ниятебез.
Флүн абыйга ярдәм итәргә теләүчеләр маркетплейслар аша да бик күп әйберләр кайтарттылар. Юрганнар, мендәрләр, кәстрүлләр, телефон, калаклар, аяк киемнәре, киемнәргә кадәр алып җибәрделәр. Әле килеп җитмәгән әйберләр дә бик күп.
Бабайның суыткычы да юк икән. Суыткыч та алып бирмәкче булабыз. Аның эченә азык-төлекләр дә алып тутырасыбыз килә. Чөнки ярдәм кулы сузучы яхшы күңелле кешеләр бик күп булды. Әле дә «сборны япмагыз, акча күп җыелмады бит әле, тагын җыегыз» дип язалар.
Минем үзем кеше акчалары белән эш итүемә бераз борчылып торам. Чөнки болай ярдәм күрсәтергә алынуым – минем блогерлык эшемдә беренче тәҗрибә. Флүн абый – авылдашыбыз, бик мөлаем, яхшы күңелле бабай. Кешеләрнең үзенә булышканнарын күреп аптырый. «Ничек шулай чит кешеләр булыша соң миңа», – дип, күзләре яшьләнә.
Хатыны исән-сау булганда, ул гадәти тормыш белән яшәгән. Элек бик чиста торганнар, өендә тузан да очмый иде хатыны булганда, ди аны якыннан белүчеләр. Хәзер ялгыз башы булганга шулай этләр-песиләрне үзенә иптәш итеп тотадыр, дип сөйләшә авыл халкы», – ди Ләйсән.
Флүн абыйның үзенә иптәш булсалар да, этләре аркасында күршеләре белән дә татулыгы беткән икән. Ашатып торса да, «акбай»ларның шуклыклары җитәрлек. Берсендә арткы бакчадан төшеп, Ләйсәннең әнисенең тавыкларын буып салганнар. Шуңа да, этләрне приютка җибәрү кулай вариант булыр иде, дип саный Ләйсән.
Өен юып чыгарганнан соң, этләрен башта сарайга ябабыз, дип сөйләшкән идек. Инде хәзер этләренә приют эзли башладым. Өен җыештырып, җиһазлар куйсак, дөньясы җайланып китәр иде. Өйләрен юып чыгаргач, чиста гына торачакмын, дип вәгъдәләр бирде үзе. Су кертеп булмасмы икән, дип тә хыялланабыз. Аның бит юыну өчен дә шартлары юк, мунчасының миче җимерелеп беткән, – ди ул.
Блогерның бабайга булышу ниятен гаепләүчеләр, «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?», «Нишләгән соң ул аңа ярдәм итәрлек?» дип әйтүчеләр бар икән.
«Сез өен җыештырачаксыз, ә ул аны тагын шулай ук пычратып бетерәчәк, телевизорын ватачак», – дип тә язалар. Бу тормышта гел негатив кына эзләүчеләр бар инде. Мин Флүн абыйның тормышы рәтләнеп китәчәгенә ышанам. Бик позитив абый, олы кеше. Чын күңелдән булышабыз», – диде блогер.
«Этләренә берәр вольер ясарга тәкъдим итеп карарга иде»
Авыл җирлекләрендә этләр проблемасын авыл советы хәл итәме? Флүн абыйга моңа кадәр нинди дә булса ярдәм тәкъдим ителгәнме? Шушы сораулар белән Пучы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәйзуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, моннан берничә ел элек Флүн абыйның этләрен күршедәге Киров исемендәге совхоздагы приютка алып китмәкче булганнар, бирмәгән.
Этләр приютыннан этләрен алырга килгән булганнар. Ишегенә йозак салып, чыгып качып, этләрен бирмәгән ул аларга. Мин ул вакытта башлык түгел идем әле. Ул приют 2023 елда ябылган инде.
Без үзебез дә сукбай, хуҗасыз этләр белән ничек көрәшергә дә белмибез, дөресен әйткәндә. Әле шушы арада Казанда узган җыелышта да шушы сорауны биргән идек, «аларның да ашыйсылары килә» дигән җавап кына ишеттек. Йоклатып, җирләргә дә безнең вәкаләтләр юк.
Флүн абыйга инде бу турыда күп кеше әйтеп карады. Шул вакытта этләрен Кировка җибәргән булса… Кешенең шундый дәрәҗәгә төшкәненә дә беркем дә гаепле түгел, дип әйтәсем килә. Аны мәҗбүр итеп булмый бит. Яхшы итеп яшәү өчен Флүн абыйның акчасы бар аның. Ә инде этне асрагач, тышта асрарга кирәктер. Флүн абый үзе «алар – әйбәт этләр, кешегә тимиләр» дип әйтә дә әйтүен. Тик авыл халкы «этләреннән куркабыз» дип зарланыша. Шуңа ул урамның караңгы урыннарына прожекторлар да куеп бетердек.
Аның янына баштарак кызы кайтып йөргән. Соңгы вакытта кайтмый башлаган. Флүн абый туганнары белән дә аралашмый икән инде. Соңгы вакытларда бер кайтып-китеп йөргән кешесе дә күренми.
Көн саен иртән кибеткә чыга ул. Чиләбедә шахтада эшләгән, пенсиясе әйбәт, диләр. Суын да кертергә, барлык эшләрен дә эшләп куярга булыр иде. Гел кешене гаепләп кенә яшәп булмый бит.
Болай миңа зарланганы юк. Этләре буенча кисәтү ясагач, нишләтим инде мин аларны, гына диде. Флүн абыйның үзе белән сөйләшеп, этләренә берәр вольер ясарга тәкъдим итеп карарга уйлап торам. Күршедә ташландык йортлар күп, егетләр белән материалларын табып, вольер ясап куя алыр идек. Ләкин «юк» дип әйтә икән, тагын бернәрсә дә эшләтә алмаячакбыз, – ди ул.
«Флүн абый социаль яктан авыр хәлле кеше саналмыймы? Андый кешеләрне контрольдә тоту, ярдәм күрсәтү кирәктер», – дип тә сорадым авыл җирлеге башлыгыннан. Фәрит Фәйзуллин сүзләренчә, Флүн абый андыйлар исәбенә керми.
«Ул бер җирдә дә учетта тормый. Үзе дә, миңа ярдәм кирәкми, дигән. Ул – инвалид түгел, эшкә яраклы кеше. Пенсиясе әйбәт. Үзенең дә социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткәне булмаган», – диде ул.
Якыннары була торып, Флүн бабайның шундый шартларда тормыш итеп ятуы бик кызганыч хәл, әлбәттә. Ялгызлыгы моңсу күзләрендә чагыла, аралашырга сусаган булуы да сизелеп тора.
Бу ситуацияне Ләйсәннең сәхифәсе аша һәм Флүн абыйның үзе белән сөйләшеп, алга таба да күзәтүебезне дәвам итәчәкбез.