Әнвәр Нургалиев авылдагы төп нигездә: «Күңелне айкарлык бушлык»
Әнвәр Нургалиев авылга төп йортына кайткан. Аны ялгыз йорт каршы алган һәм моңсу уйлар биләгән.
«Быел 1 гыйнварда әнигә 85 яшь тулыр иде. Дөньяда иң якын кешем. Аны соңгы юлга тиешенчә озата алмавымны беркайчан да гафу итмәячәкмен һәм әнине гаепләүчеләрне дә кичерә алмыйм. Гафу ит, әнием», – дип язган җырчы.
«Безнең буын бу борчуларны аңлый, безнең балалар югалтуны болай авыр кичермәс кебек тоела миңа», «Әнвәр, газаплама үзеңне. Вакыты шундый иде, җаным. Югалып калдык. Бездән генә тормый торган әйберләр бар дөньяда», «Әти-әниеңә зур рәхмәт. Алар КЕШЕ тәрбияләгән», «Әнвәр, сабырлык сиңа», – дип юатырга тырышкан тамашачылары җырчыны.
Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме бик үкенечле булды. Аны, коронавирустан вафат булды, дип фаразлап, махсус табутта җирләделәр. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп, әнинең каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип, махсус бер кеше янына да бармадым», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат»ка, бик борчылып.
Җырчы буш йортка кайтуын һәм әти-әнисе каршы алган видеоны берләштереп куйган. Игътибарлы язылучылар төп нигез янында элек тагын бер йорт торуын, ә хәзер аның булмавын күреп алган. Һәм шул хакта кызыксынганнар.
«Ул минем өлкән абыйның йорты иде, 2019 елда ул вафат булды. Хатыны йортны сүтте һәм җир кишәрлеген чит кешеләргә сатты. Элек биредә бушлык иде, без елгага йөгерә идек, каз бәбкәләре саклый идек», – дип, язылучыларының кызыксынуларын канәгатьләндергән җырчы.
«Күңелне айкарлык бушлык. Бернине дә кайтарып булмый», – ди ул, биек койма белән уратып алынган буш җир кишәрлегенә карап.