«Чын талантлар – авылда»: бер егет сыер фермасында концерт куя
Татар «дальнобое», блогер Назим Галимов «чын талантлар – авылда алар» дигән фикердә. Блогер сыер фермасында туган көн бәйрәм итеп утырган егетләр һәм алар арасындагы «артист»ны күрсәтә. Ике яклап сыерлар тезелешеп баскан, егетләр өстәл корган, ә Илсур исемле егет дусларына концерт куя. «Туган көн башланды, егетләр. Чын артист килде безгә бүген», – дип сөйли Назим Галимов.
Блогерның язылучылары җырлаучы егетнең Әтнә районы Түбән Көек авылы егете Илсур булуын танып алганнар.
«Бу егет фермада нишләп йөри, урыны сәхнәдә бит», «Билләһи, хәзер сыерлар да җырлап җибәрә», «Хикмәт бу егет. Эх, кайбер әрсез моңсызларны сәхнәдән себерке белән куып төшереп, бу егетне сәхнәгә менгереп куярга», «Абау, нинди тавыш! Тәннәр чымырдый, күзләргә яшь тула. Моңлы тавыш, андый тавышлар бикле ятмасын, халык ишетсен», – дип язалар, җырны тыңлап.
Кайбер игътибарлыраклары җырны Илсур түгел, ә Марат Фәйрушин җырлавын аңлаган. «Бу егет кушылып кына җырлый», «Үзе җырламый бит бу егет, Марат Фәйрушин җырлый. Шулай да молодец бу егет», «Бу видеода бу малайның тавышын берәр кеше ишеттеме? Фәйрушиннан башка җырлаучы ишетелми бит», «Үзе җырламый бит! Җырга авызын да дөрес ача алмый», – дип, үзләрен алдарга маташуларын тотып алган алар.
Видео төшереп торучы үзе дә: «Кычкырып җырла әле, авыз ачып кына торасың бит», – дип әйтеп куя.
Сез дә карагыз әле, нәрсә диярсез икән? Илсур үзе җырлыймы соң, Марат Фәйрушинга кушыламы?
Тик ничек булса да, гаеп эзләмик. Үз күңелләрен үзләре күтәрә белгәч, «афәрин» диясе генә кала.