«30 секунд та үтмәгәндер»: Айваз Садыйров белән булган хәлдә дога ярдәм иткән
Алып баручы Айваз Садыйров доганың хикмәтле көче булу турында яза.
«Бүген иртән фатир ачкычы югалды. Хатынымныкы бар, минеке – юк. Икебезнең дә чыгып китәсе. Мин – эшкә, хатын баланы садикка илтә, аннан үз эшләре белән. Эзлибез, эзлибез – юк…
Инде чыгып китәргә вакыт җитте. Эзләмәгән тишек калмады. Бердәнбер ачкычны кайсыбызга алып китәргә? Хатын алып китсә, мин иртәрәк кайтырга мөмкинмен. Мин алып китсәм, ул иртәрәк кайтып, ишек төбендә басып торачак…
Киенеп бетеп, ишек янына бастык та, кинәт исемә әйберләр югалгач укый торган дога килеп төште. Укып карыйм әле, минәйтәм.
Укып та бетердем, ишектән чыгып баручы кызым телгә килде: «Ачкыч мин уйный торган кухняның шкафында».
Йөгереп барып карыйм – мин дога кылып, килеп алганны көтеп ята ачкыч…
Бу доганы берәр нәрсәне югалткач укыганым бар иде. Чыннан да, әйберләр озак көттерми табыла иделәр. Ләкин бу юлы дога белән табылу арасында иң кыска вакыт узды. 30 секунд та үтмәгәндер…» – дип яза ул.
«Җен тап-тап-тап, биш балаңны үтерәм», – дип такмаклап эзләсәң дә табыла. Мин шулай эзлим», – дип комментарий калдыручы да булган. Аңа каршы: «Җеннән ярдәм сорау – ширек», – дип фикер калдырганнар.
Берничә кеше Айваз Садыйровтан югалган әйберне табу өчен укыла торган дога белән уртаклашуын үтенгән.