Гөлназ Сәфәрова начар гадәте турында: «Аның минем организм өчен зыянлы икәнен беләм»
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова язылучыларының сорауларына җавап биргән.
«Гөлназ, сез алкогольле эчемлекне бер дә кулланмыйсызмы, тәмәке дә тартмыйсызмы? Моңа ничек килдегез?» – дип сораган берсе.
«Алкогольне бөтенләй кулланмыйм. Моңа ничек килдемме? Үзем килдем, миңа алкоголь кызык түгел. Мин аннан башка да күңел ача, бии һәм нәрсә телим – шуны эшли алам. Аек акыл белән!
Тартуга килгәндә, кайвакыт кальян белән шаярам. Аның минем организм өчен зыянлы икәнен беләм. Әмма зыянсыз әйберләрдән башка күңелсез бит», – дип җавап биргән ул.