Камал театрының яңа бинасы тиздән ачыла, көне билгеле
Камал театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә 20 гыйнварда ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашачак. Аннан яңа бинада, беренче чара буларак, Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
23 декабрьдә Рөстәм Миңнехановның журналистлар белән очрашуы бу бинада узган иде. Рәис Камал театрының яңа бинасы тулы көченә 2025 елның җәендә эшли башлаячагын әйтеп узды. «Якын арада эксплуатациягә тапшыру булачак», – дигән иде ул.
- Яңа Камал театрына беренче экскурсия: тәүге кунаклар, «Кош» һәм «тамактагы кылчыгы»
Сүз уңаеннан, Камал театрының яңа бинасы проектына 2021 елның 23 июлендә старт бирелде. Архитекторлар конкурсының җиңүчеләре 2022 елның февраль башында билгеләде. 2023 елның гыйнвар аенда бинаны төзи башладылар. Ә 2024 елда заманча технологияле Камал театры бинасы барлыкка килде.