ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Пәйгамбәребезгә Коръән аятьләре ничек килгән?

0

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Пәйгамбәребез салләлләһү гәләйһи вә сәлләмгә вәхи ни рәвешле килгәнен аңлаталар.

Әл-Хариc ибне Хишам, Аллаһ аннан разый булсын, бервакыт Аллаһның Рәсүленнән (салләлләһү гәләйһи вә сәлләм): «И-и Аллаһның илчесе, сиңа вәхи ничек килә?» – дип сорый.

Аллаһның Рәсүле (салләлләһү гәләйһи вә сәлләм) җавап бирә:

«Кайвакыт вәхи миңа кыңгырау тавышы сыман килә, һәм бу – минем өчен иң авыр төре. Авырлык вәхине үзләштергәннән соң гына уза. Кайвакыт фәрештә миңа кеше кыяфәтендә килеп, вәхине сөйләп, сүзләр рәвешендә тапшыра, һәм мин аны исемдә калдырам».

Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын, әйтә: «Иң салкын көннәрдә аңа вәхи иңгәнен күрә идем, вәхи иңүе тәмамланганнан соң, (һава торышы) салкын булуына карамастан, аның маңгаеннан тир ага иде». (Сахих Бохари, №2)

Вәхи – ул Пәйгамбәр кешегә Аллаһы Тәгаләдән килгән мәгълүмат. Бу хәдистә вәхинең Пәйгамбәребезгә (салләлләһү гәләйһи вә сәлләм) иңү рәвешенең ике төре искә алына.

Хәдистән алынган сабаклар:

Бу хәдис безгә пәйгамбәрлек вазыйфасының бөеклеген һәм авырлыгын күрсәтә. Пәйгамбәрләр иң авыр сынаулар аша узганнар. Кайбер галимнәр, бу хәдис шәрехендә кыңгырау тавышы дигәндә, фәрештәләрнең канат кагу тавышы күз алдындә тотыла, дигәннәр. Әлбәттә, вәхи иңдерүнең башка төрләре дә бар (төш аша, турыдан-туры Аллаһы Тәгаләдән һ.б.). Хәдистән фәрештәләрнең төрле кыяфәткә керә алуларын да аңлыйбыз.