Балалар йортындагы ике сабыйга ана булган Алсу Максудова: «Кызларны төштә күрдем»
Тәтеш районы Бакырчы авылында яшәүче Алсу һәм Наил Максудовлар гаиләсе 13 ел элек 2 кыз баланы тәрбиягә алган. Алинә һәм Алия гаиләдәге 3 егет өчен сеңелкәшләр булып куялар.
Алинә һәм Алия гаиләгә кайтканда, олыбыз Динар Самарада юристлыкка укый иде, ә Дилүс һәм Әлфис мәктәп укучылары иде, – дип сөйли балаларның әниләре Алсу Максудова. – 2005 елда без туганнарга 1,5 яшьлек кыз баланы гаиләгә тәрбиягә алырга ярдәм иткән идек. Мин ул гаилә белән Казанга балалар йортына барып йөрдем. Бергә алып кайттык. Ул вакытта мин әти-әниләре ташлап калдырган бик күп бала күрдем һәм йөрәгемә авыр булды. Шул вакыттан тәрбиягә бала алу хыялы туды. Безнең инде 3 улыбыз булганга без кызлар теләдек. Алинә һәм Алия Яшел Үзәндәге балалар йортында тәрбияләнгән. Алар янына беренче тапкыр килгәч, кече кызның сәламәтлеге какшавын хәбәр иттеләр, балага операция ясалган.
Авылга кайткач, без туганнар белән сөйләштек. Гаиләгә авыру бала алганчы, әйбәтләр уйларга киңәш иттеләр. Бу сөйләшүдән соң мин төш күрдем, һәм ул барлык шикләрне юкка чыгарды. Төшемдә кызларны күрдем, караватта утырып торалар. Безне кайчан алып китәсең, дип сорадылар. Уянгач, мин озак кына еладым. Ни булса, шул булыр – кызларны алып кайтабыз, дип уйладым. Тормыш иптәшем мине хуплады. 2011 елның язында без документларны җыя башладык, ә көз көне кызларны беренче тапкыр өйгә алып кайттык, – дип сөйли ул.
Максудовлар гаиләсенә кайтканда, кызларның олысына 3 яшь, ә кечесенә 2 яшь була. Тәрбиягә бала алган гаиләгә башта, әлбәттә, җиңел булмый. Кызлар беркайчан да гаиләдә яшәмәгән, аларны гади әйберләргә дә өйрәтергә туры килгән. Кызлар татар телен белмәгән, шуңа өйдәгеләр алар белән башта русча сөйләшкән. Ярты елдан инде алар татар телен дә өйрәнгән.
Гел кабатлана торган сүз булса да, әйтәм: беренче чиратта, балаларны яратырга кирәк. Шул вакытта бөтен авырлыкларны җиңеп була, Кызлар үзләренең тәрбиягә алынган булуларын беләләр, без моны вакытында аңлаттык. Шулай да, алар безне һәм без аларны туганнарыбыз дип саныйбыз. Баштан ук алар безне «әти» һәм «әни» дип атый башлады, ә улларыбыз алар өчен бертуганнар булды. Олы улыбыз аларга – «зур абый», уртанчысы – «матур абый», кечесе – «тәти абый». Хәзер олы улым гаиләсе белән Казанда яши. Җәй көне кызларны үз янына кунакка алып китә, бәйрәм ясый. Ярату булмаса, алай булмас иде.
Авылда яшәгәч, Максудовларның хуҗалык та зур, шуңа балалар хезмәт белән тәрбияләнә.
Балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтәбез. Алинә һәм Алия пешерә беләләр, алар – минем беренче ярдәмчеләрем. Мин йортны аларга калдырып китәргә курыкмыйм. Мин булмаганда да тәртип булачак, дип горурланып әйтә алам. Мин кызлар белән мәктәптә дә бергә, чөнки укытучы булып эшлим. Аш-су бүлмәсендә дә без бергә, чөнки үзем белгәннең барысын да аларга да өйрәтергә тиеш дип саныйм, – дип уртаклаша Алсу Максудова.
Максудовлар – иҗади гаилә. Наил Максудов җырга оста, ә тормыш иптәше шигырьләр яза, «Умырзая» авыл ансамбле составында чыгыш ясый. Алинә белән Алия дә җыр, бию, рәсем ясауга оста, мәктәп һәм авылда уза торган барлык чараларда катнашалар, шул ук вакытта яхшы укыйлар.
Алинә белән Алия сүзләренчә, Максудовлар йорты алар өчен чын-чынлап туган йортка әйләнгән. Зур үскәч тә, әти-әниләрен калдырмаячакларын әйтәләр.
– Кайвакыт, авыр көннән соң арып, кич белән телевизор каршындагы диванда йоклап китәм. Кызлар килә дә өстемә юрган ябалар. Хәтта бу гади гамәл дә аларның мәхәббәте һәм кайгыртуыннан тора, – ди әни кеше.
Максудовларның олы уллары Динар УФСИНда эшли, майор дәрәҗәсенә лаек, өйләнгән, хатыны белән кыз тәрбияли. Уртанчы уллары Дилүс тә күптән түгел гаилә корган. Кече малайлары Әлфис Казанда авиация көллиятендә укый. Бергә җыелган вакытта гаилә көч-хәлгә өстәл артына сыеша, тик бу вакытта Максудовлардан да бәхетлерәк кеше юк.
Еллар сизелми генә үтә, тиздән Алинә дә, Алия дә укырга китәр, тормышка чыгарлар, ә Алсу һәм Наил Максудовлар кызлар беренче тапкыр йорт бусагасын атлап кергән мизгелне дулкынланып искә алыр.
Чыганак: «Тетюшские зори»