ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова реклама өчен ничә сум акча алуын әйтте

0

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.

Ә.Х.: Реклама күпме тора? Бу сорауны бирәчәкмен, дип әйттем. Миңа кызык түгел, бу тапшыруны караучыларга кызык. Аларга 260 мең язылучысы булган блогерның ничә сумга реклама ясавы кызык. Әгәр синең сториста кибетемне, товарымны рекламалыйсым килсә, мин сиңа 1 сторис өчен күпме тиеш булам?

Г.В.: 1 сториска чыгам, Әбри Хәбриевның шундый адрес буенча кибете бар, дип сөйлим, аккаунтыңны билгелим икән, 1 сторис – 20 мең. 2 сторис – 30 мең сум.

Ә.Х.: Хәзер синең сторисларыңны санап, күпме акча эшләгәнеңне исәпләп чыгаралар. Безнең халыкка шул кызык бит инде.

Г.В.: 3-4 сторис бар, сторислар сериясе, алары 37 мең сум. Сине генә рекламага төшердем икән, икенче бәя куела. «Минем реклама гына булсын», – дип сораучылар бар. Андыйларга тагын, өстәп, 7 мең түлисе була. Кемгәдер 5-6 сторис кирәк, ташламалар да бар. Кибеткә барып төшерергә кирәк икән, 49 мең сум сорыйм.