ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Әбри Хәбриев блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага тере таракан ашаткан

0

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аңа уңайсыз сорауга җавап бирергә яки билгесез десертны ашарга тәкъдим итә.

«Капкач астында ипи, токмач, күсе койрыгы, суалчан – теләсә нәрсә булырга мөмкин. Ашый торган да, ашамый торган да әйбер була ала», – дип кисәтә Әбри.

«Сорауны да бит тапканнар. Әй Аллам! Ашарга туры килә ахры. Мин җавап бирәм, ә андый гына җавап ярамыймы? Оят бит! Андый кешеләр юк бит», – дип билгесез сорау турында сөйли блогер.

Шулай итеп капкачны ачалар, ә анда – тере тараканнар. Аларны күргәннән соң Гөлия сорауга җавап бирергә ризалаша, әмма уенның тәртибе шундый – бер сайлагач, шуны үтәргә кирәк.

«Бу – знахарь дигән бөҗәк. Төрле авырулардан, бигрәк тә яман шеш авыруыннан дәвалану өчен кулланалар. Бу – файдасыз түгел, аны дару буларак ашыйлар», – дип кулында йөрүче таракан белән таныштыра алып баручы.

Гөлия бер тараканны су белән кабып йота, «ачы» икән, дип белдерә. Әбри дә бер тараканны чәйнәп йота, авызда тәме калмавы турында әйтә.

Фото: © видеодан скриншот