«Әни, ташла мине, үзең котыл»: Телевидение йолдызы Малибуда өендә янып үлгән
Инвалид балаларны яклаучы, Британиянең «Kiddy Kapers» телетамашасы йолдызы Рори Сайкс Калифорниянең Малибу шәһәрендә үз йортында янып үлгән. Бу турыда аның анасы, язучы Шелл Сайкс сөйләгән. 31 яшьлек актер бала чагыннан ДЦП белән авырый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Әни кеше социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул улын коткарырга тырыша, ләкин янгынны сүндерә дә, 911 номерына шалтырата да алмый.
«Әни, ташла мине, үзең котыл», – дигән улы әнисенә.
Ут алар яши торган коттеджга җиткәч, Шелл Сакс түбәгә төшкән утлы күмерләрне сүндерергә маташа, тик су булмый. Коткару хезмәте дә җавап бирми. Әни кеше улына өйдән чыгарга ярдәм дә итә алмый. Аның үзенең кулы сынган, Рорины күтәрә алмый.
Хатын машинасына утырып ярдәм эзләргә китә, янгын сүндерүчеләр белән кайтканда, вилланы ут чолгап алган була инде.
Рори Сайкс сукыр булып туа. Аңа күз күремен кайтару һәм йөрергә өйрәтү өчен, бик күп операцияләр ясыйлар. Бала чагында ул «Kiddy Kapers» «йолдызы» була, аннары инвалид балалар хокукларын яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Калифорниядә янгын корбаннары саны 16га җиткән. 12 меңнән артык йорт янып беткән, гомуми зыян 150 млрд доллар дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.