ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Калифорниядә мародерлык башланган, җырчы Гөлназ Батталованың машинасын урлаганнар

0

Калифорниядәге инде бишенче тәүлек янгыннар «котыра». Хәзерге вакытта янгыннардан 16 кеше һәлак булган, 300 мең кеше эвакуацияләнгән. Меңләгән йорт янган, гомуми килгән зыян 150 миллиард доллар дип исәпләнә.

  • Калифорниядә янгыннар: 16 кеше үлгән, меңләгән йорт янган (Кем гаепле?)

Шушы авыр көннәрдә штатта мародерлык та «чәчәк ата» башлаган. Кайгы-хәсрәт күпчелек халыкны берләштерсә дә, мондый вакыйгалардан үзләренә файда эзләүчеләр дә юк түгел. Бу хакта Лос-Анджелестагы татар җырчысы Гөлназ Батталова яза. Бүген төнлә аларның гаилә машиналарын урлап алып киткәннәр.

Гөлназ Батталова әле кичә генә «Интертат»ка алар яши торган районга да янгын куркынычы янавын, шул сәбәпле аңа кызы белән эвакуацияләнергә туры килүен сөйләгән иде. Аның ире бүген алар артыннан юл тотарга тиеш иде. Ләкин Гөлназ Батталованың иренә, әйберләрен җыю һәм эвакуацияләнергә әзерләнү урынына, караклар артыннан йөрергә туры килгән.

  • Лос-Анджелестагы җырчы Гөлназ Батталова эвакуацияләнгән: «Бу хәлләр куркыныч кино кебек»

Бу хәл турында иремнең рөхсәте белән сөйлим. Калифорниядәге фаҗига вакытында мародерлар да тик ятмый – актив рәвештә йортларны басалар һәм машиналарны куып алып китәләр. Кичә безнең машинаны урладылар.

Машинабыз югалу белән, Алекс GPS аша аның эзенә төшкән һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Диспетчер полицияне машинаны урлаган кеше артыннан җибәргән, ә үзе ирем белән элемтәдә калган.

Кайсыдыр моментта машинаны урлаган кеше «Бургер Кинг»та ашарга туктаган. Алекс аны куып җитә алган, әмма, җинаятьче белән кара-каршы очрашу бик куркыныч. Шуңа да иремә ялгыз килеш җинаятьчегә каршылык күрсәтмәскә кушканнар. Ләкин ул, җинаятьченең инде китеп барырга җыенуын күреп, үзен куркыныч астына куя – машинасы белән аның юлына аркылы баса. Алар бәрелешәләр, 2 машинага да артык зур булмаган зыян килә. Нәтиҗәдә, ирем тоткарлап торган арада полиция хезмәткәрләре килеп җитә һәм җинаятьчене кулга ала.

Намуслы кешеләр мондый авыр вакытларда бер-берсенә терәк булырга, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Начар күңелле кешеләр дә йоклап ятмый, моменттан файдаланып, йортларны басалар, машиналарны урлыйлар, – дип сөйләде Гөлназ Батталова үзенең сәхифәсендә.