Калифорниядә янгыннар: 16 кеше үлгән, меңләгән йорт янган (Кем гаепле?)
АКШның Калифорния штатындагы куркыныч янгыннарның сәбәбе – электр үткәрү челтәрендә чыбык өзелү булган, дип яза «Bloomberg».
Янгыннар 7 гыйнварда Лос-Анджелесның көнбатыш ягындагы урманнарда башланды. 8 гыйнварга инде популяр шәхесләрнең яшәү, ял итү районы Пасифик-Палисейдста эвакуация башлана. Урманнарда башланган янгын, көчле җил булу һәм вакытында сүндерелмәү сәбәпле, торак йортлар януга китерде. Хәзер янгын куркыныч күренешкә әйләнде – аны сүндерү генә түгел, чикли дә алмыйлар. Президент Байден Калифорниядә зур масштаблы бәла режимы игълан итә. Байден әйтүенчә, ул сугыштан каза булган рәвешчә зыян күргән.
Хәзерге вакытка янгыннар аркасында 16 кеше һәлак булган, 300 мең кеше эвакуацияләнгән. Меңләгән йорт янган, зыян 150 миллиард доллар дип исәпләнә.
Янгыннар сәбәпле, утлы өермәләр чыга икән. Мондый күренеш бик көчле янгыннар вакытында, температура бик югары булганда барлыкка килә. Утлы өермәләр янгынның тагын да таралуына китерә, һәм аны сүндерүе бик кыен – ул, янарлык әйбер янып бетмичә, туктамый, аңа су сибү (әйтик, вертолетлардан) янгынның тагын да таралуына гына китерә.
Көчле җил сәбәпле, янгын бик тиз тарала. Кичә 15 мең гектар җир тулысынча янып бетүе хакында хәбәр ителгән иде.
Янгын сәбәпле, күп кенә популяр шәхесләрнең дә йортлары янган. Малибуда Пэрис Хилтонның, Лейтон Мистер һәм Адам Броудиның йортлары көл булган.
«Небожена» язуынча, Хантер Байденның да 4,2 миллион долларлык йорты юка чыккан. Бен Аффлекның үз йорты янганын карап торган видеосы чыкты. Актер Джеймс Вудс, йорты янганы турында «CNN» каналына сөйләгәндә, еламсыраган. Йортында төтен датчигы урнаштырылган, аның сигналы смартфонына килә торган була – ул даими рәвештә сигналлар кабул итеп торган һәм бераздан тынып калган.
Бен Аффлек йорты янганны карап тора
Энтони Хопкинс, Анна Фэрис, Том Хэнкс, Марк Хэмилл, Билли Кристал, Кэри Алвес, Мэнди Мур, Дженнифер Грей, Кейт Бекинсейл, Дженнифер Лав Хьюитт, Стив Гаттенберг, Трэвиса Баркера кебек шәхесләрнең йортлары янган, дип язалар.
Янгыннарны сүндерү өчен йөзләгән тоткынны да җәлеп иткәннәр. Алар янгын сүндерүчеләрнең өчтән берен тәшкил итә икән.
Күп кенә мәгълүмат чаралары, янгынны башланган вакытта сүндерү, чикләү өчен гидрантларда су булмаган, дип яза. Моның АКШның Эчке иминлек министрлыгының гадәттән тыш хәлләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Диэнн Крисуэлл да таныган. Әмма ул су булмауны, янгын көчле булу сәбәпле, бөтен җиргә дә җитмәү белән аңлаткан.
АКШтагы көчле янгыннар халыкта төрле фаразлар килеп чыгуга сәбәпче булган.
Лос-Анджелес мэры Карен Басс әйтүенчә, янгын сәбәбе – климат үзгәрү: корылык һәм эссе һава торышы. «The New York Times» та шулай дип яза, монда, барысына да өстәп, Санта-Ана дип аталган давыл да килеп чыккан, җил тизлеген сәгатенә 100 километр да тәшкил иткән икән.
Лос-Анджелеста яшәүче Рөстәм Фәйзуллин «Metro» басмасына 2 көн буе бик көчле җил булуын раслаган. «Аяктан егарлык җил туктамыйча исте», – дигән ул.
Кешеләр исә хакимиятнең янгыннарга бөтенләй әзер булмавын язалар. Шәһәр мэры Басс идарә иткәндә янгын хезмәтенә чыгымнар 17 миллионга кимегән булган. Ә янгын алдыннан түрә командировкага китеп барган.
Россиянең янгын иминлеге фонды белгече Константин Кузнецов фикеренчә, янгын сүндерүчеләр җиткән очракта, янгын белән көрәшү нәтиҗәлерәк булыр иде. Гидрантка су китерү катлаулы эш түгел, дигән ул.
Америкада янгын сүндерүчеләрне бик нык тәнкыйтьлиләр. 2016 елда Лос-Анджелес янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе итеп тарихта беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнгән булган. Аның хезмәт хакы – 439 722 доллар дип язалар. Ул килгәч, җитәкчелектәге күп кенә ирләр эштән җибәрелеп, хатын-кызлар алынган булган.
АКШның яңа президенты Дональд Трамп Калифорния хакимиятен отставкага китәргә өнди. «Американың иң әйбәт һәм матур өлеше дөм янып бетә. Көлгә кала. Губернатор отставкага китәргә тиеш. Бу – аның гаебе», – дип яза Трамп.
Өстәвенә, янгын – иминиятләштерү очрагына кертелми башланган, һәм йортсыз калган кешеләр милекләре өчен бер тиен дә алмаска мөмкин.
Социаль челтәрләрдә исә, янгынны махсус китереп чыгарганнар, дип язучылар бар. Урманнарга ут төртүчеләр бар, ә дроннар өстән дә килеп ут төртә, дип язалар. «Fox News» төшергән кадрларда ут эченнән йөргән ниндидер объект күренә. Социаль челтәрләрдә «дроннар химикат ташлап яндыра» дип язалар.
Кайберәүләр исә бу күренешне НЛО дип атаган. «Тәлинкәләр Лос-Анджелеска ут төртә» дип куркынып язучылар бар. «Лос-Анджелес»ны «фәрештәләр шәһәре» дип тә атыйлар, шуңа да, бу – «күктән килгән каза» дип, чын күңелдән ышанып язалар.
Игътибарлы кешеләр «Симпсоннар» сериалын актарып чыгарганнар. Аның бер сериясендә Лос-Анджелестагы янгын күрсәтелгән булган икән. «Симпсоннар», һәрвакыттагыча, алдан күрә белгәннәр, дип язалар. Бу серия янгыннар килеп чыккач нейрочелтәрләр тарафыннан әзерләнгәнме, әллә чынмы – анысы билгесез.