ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хәрби операциядә катнашуын хәбәр итте

0

Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов үзен махсус хәрби операциядә катнашучы дип белдерде. «Ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән еш йөри, гадәттә үзен күрсәтми һәм фотосурәтләрен урнаштырмый. Ә ул махсус хәрби операциядә турыдан-туры катнаша икән», – дип яза «Именно шулай» телеграм-каналы.

«Кирәкле җиһазлар, махсус техника белән егетләребезгә һәрчак ярдәм итәргә тырышам. «Север» группировкасы хәрбиләренә 4 «УАЗ» автомобиле тапшырдым, алар егетләргә хәрби бурычларны үтәү өчен бик кирәк.

Минем өчен бу эш сәфәре генә түгел. Минем үземнең дә хәрби операция катнашучысы булуымны хәбәр итәргә вакыт җитте. Дөресен генә әйткәндә, хәрби операциягә бару теләге махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк барлыкка килде. Мондый хәлләр булганда, син үз илеңә, Ватаныбыз суверенитеты өчен көрәшүче кешеләргә ярдәм итә алганда, өйдә утырып булмый!

Бүген безнең хәрбиләребез Россиянең күпмилләтле халкы һәм аның дәүләтчелеге мәнфәгатьләрен кайгырту сагында батырларча торалар. Аларның һәрберсе – батырлык, каһарманлык һәм чын патриотизм үрнәге!

Җиңү – иң мөһиме!

Җиңү безнеке булачак!» – Рәмис Сафиуллов үз карарын шулай шәрехли.