ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Нәҗибә Сафина җырлый – Булат Ибраһим видеосы

0

Шагыйрь Булат Ибраһим Нәҗибә Сафина турында истәлекләре белән уртаклашты. «Талантлы, популяр шагыйрь булуыннан тыш, Нәҗибә апа бик матур җырлый да иде әле», – дип искә ала ул.

  • Нәҗибә Сафинаның кызы: «Соңгы көннәрендә дә яшәүгә өмете булды»

«Нәҗибә апа Сафина да бакыйлыкка күчкән.

Мин, студент булып, Казанга килгән көннән башлап, аның һәр чарада «милли мәгариф кирәклеге» турында лаф орып, җитәкчеләрнең тамагына кылчык булып тыгылып тора торган «уңайсыз кеше» булуын сизенгән идем инде.

Башка язучылар чараларга чакырып та йөрмәгән чорда, ул, үзе белеп, беренчеләрдән булып килә, чыгыш ясый, үз фикерен әйтә иде. Ә югыйсә «башкалар» кебек матур гына киенеп-ясанып, артык сүзләр әйтмичә, шигырь укып, «даһи шагыйрь» исемнәрен йөртеп, дан, дәрәҗә, хөрмәткә дә ирешкән булыр иде.

  • Нәҗибә Сафина соңгы интервьюсын «Интертат»ка биргән иде: «Җир өстендә тәмуг газапларын кичеп китәм, димәк, туры оҗмахка керәчәкмен»

Юк инде, холкы андый түгел иде аның. Талантлы, популяр шагыйрь булуыннан тыш, Нәҗибә апа бик матур җырлый да иде әле. Халык яратты аны, ә халык яратуы – ул инде зур әйбер. Урының җәннәттә булсын, Нәҗибә апа!» – дип яза Булат Ибраһим.

Яшь шагыйрь Нәҗибә Сафинаның җырлавын яздырган видеоны Сәрия Закирова оештырган «Аулак өй» чарасы вакытында төшереп алган булган.

Видеоны шушы сылтама аша кереп карарга мөмкин.