ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лос-Анджелестагы җырчы Гөлназ Батталова эвакуацияләнгән: «Бу хәлләр куркыныч кино кебек»

0

Гөлназ Батталова әле кичә генә сторисларында үзләренә куркыныч янамавы турында сөйләгән иде. Ләкин мондый масштаблардагы бәла-каза вакытында вакыйгалар бик тиз үзгәрүчән була. Җырчы хәзерге вакытта кечкенә кызы Эмма белән эвакуацияләнгән. Тормыш иптәше Алекс та иртәгә, әйберләрен җыйганнан соң, гаиләсе артыннан юл тотачак.

  • Гөлназ Батталова Лос-Анджелестагы янгыннар турында сөйләде: «Зур фаҗига...»

Безгә бүген эвакуацияләнергә туры килде. Кызым белән әниләргә китеп барабыз, алар Лос-Анджелестан 2 сәгать тирәсе ераклыкта яшиләр, һәм, Аллаһка шөкер, ул якларда янгыннар юк, һава чиста.

Ирем иртәгә эвакуцияләнәчәк. Ул әлегә өйдә калды, күпмедер әйберләрне җыярга, машиналарны куркынычсызрак урынга күчереп куярга уйлый. Янгын без яшәгән районга килеп җиткән очракта хет нәрсәне дә булса саклап калу ниятеннән инде бу…

Янгын безне читләп үтәр, йортыбыз исән-сау калыр, дип өметләнәбез. Безнең район төрле яклап янгыннар белән чолгап алынган, ләкин алар бездән шактый еракта. Шуңа да карамастан, безгә куркыныч янамый, дип әйтеп булмый, чөнки җил борылса, янгын бик тиз килеп җитәчәк.

«Эвакуацияләнергә» дигән хәбәрне бүген төнлә алдык. Моңа кадәр районыбыз куркыныч янамый торган зона булып саналды. Ул хәзер дә шулай булып кала, чөнки безнең янәшәдәге паркта шелтер оештырдылар. Барыр урыны булмаган кешеләр шуларга урнашты. Зыян күргән кешеләргә башкалар кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Миңа да дусларым һәм туганнарым: «Йортыбыз ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Лос-Анджелестан китегез», – дип язалар. Башка штатларда яшәүче бөтенләй таныш булмаган кешеләр, социаль челтәрдәге язылучыларым да: «Гөлназ, без Көньяк Каролинада», «Без Техаста, килегез безгә», – дип язалар. Андый сүзләрне укуы шундый рәхәт… Барысы да бер-берсенә булышырга әзер. Лос-Анджелестагы туклану урыннары янгыннан зыян күргән кешеләрне бушлай ашата. Чөнки андыйлар бик күп. Бу – тарихи масштабтагы фаҗига. Калифорния – янгыннар, җир тетрәүләр еш була торган штат. Минем ирем биредә туып үскән, ләкин мондый дәрәҗәдәге бәла-казаларны хәтерләми. Янгыннарның тарихи масштабтагы фаҗига булуын рәсми рәвештә дә таныдылар инде, – ди Гөлназ.

Гаилә «эвакуацияләнергә әзерләнегез» дигән хәбәрне бүген төнлә алган һәм, озакка сузмыйча, китәргә булган.

Безне, беренче чиратта, һаваның бик зыянлы булуы сәбәпле эвакуацияләделәр. Янгыннарны инде дүртенче көн сүндерә алмыйлар, һава бик зыянлы. Бүген төнлә йокламадык, иң кирәкле әйберләребезне генә җыйдык та китеп бардык.

Беләсезме, үзем шушы вакыйгаларның үзәгендә, ә үзем бу хәлләрнең чынбарлыкта булуына ышана алмыйм. Ниндидер куркыныч кино карап утырган сыман хис итәм.

Янгын сүндерүчеләр җитми... Моннан берничә ай элек кенә бу өлкәне финанслауны киметтеләр һәм аларның штатларын кыскарттылар. Ә хәзер янгын белән көрәшергә янгын сүндерүчеләр җитми. Безгә ярдәмгә күрше штатлардан киләләр. Янгын сүндерү гидрантларының көче җитми, су бетә, дип язалар.

Әле ярый кичә, бүген җил тынып торды. Беренче көнне янгынның тиз таралуына бик көчле җил сәбәпче булды. Мин бу давылны, менә-менә тәрәзәгә берәр агач очып килер ахры, дип карап тордым, – ди ул.

Янгыннан зыян күргән бихисап халык белән нәрсә булыр? Алар түләүләр, дәүләт ярдәме алырлармы? Гөлназ, үзе укыган-ишеткәннәреннән чыгып, бу хакта да үзенең фикерен белдерде.

Бу хакта миннән сорап язучылар, әлеге тема белән кызыксынучылар күп. Мин монда шактый күптәннән яшим, кануннарны да беләм. «Әйе, милекләре, бизнеслары иминиятләштерелгән кешеләргә түләүләр булачак», – дип әйтә идем. Монда күпчелек халык барлык милкен дә иминиятләштерә. Ә менә бүген иртән яңалыклар укып утырдым… Баксаң, берничә ай элек иминиятләштерү компанияләре түләү шартларын үзгәрткәннәр, һәм хәзер янгын һәм җир тетрәү – иминият очрагына керми икән. Алда әйткәнемчә, Калифорния – сейсмик яктан тыныч булмаган штат. Шуңа да кагыйдәләрне үзгәрткәннәр… Бүген бу хакта бөтен җирдә яза башладылар. Ә йорт-җирне иминиятләштерү бик кыйммәт, без әлеге иминият компанияләренә ай саен бик зур суммадагы акчалар түләп барабыз. Йорт-җирсез калган кешеләргә бер тиен дә түләмәскә мөмкиннәр, бу хакта уйлавы да куркыныч.

Шәхсән үзебезгә килгәндә, без ситуацияне күзәтеп торачакбыз, Лос-Анджелеста йортыбыз, җиһазларыбыз, әйберләребез калды. Янгын безгә кадәр килеп җитмәс, йортыбыз исән-сау торыр, дип өметләнәбез, – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Гөлназ Батталова.

Бу темага:

  • Калифорниядә янгын меңнән артык бинаны юк иткән, миллионга якын кеше утсыз калган