«Бу – аномаль күренеш»: Татарстанга кар һәм яңгырлы җылы һава торышы озакка килдеме?
Казанда светофорлар сүнде, М-5 трассасы участогы ябылды, самолет запас аэродромга озатылды
Гыйнвар аенда иртә язга туры килә торган экстремаль җылы һава торышы татарстанлыларны гаҗәпләндерә. 9 гыйнвар көнне иртәдән юеш кар белән яңгыр ява. Республиканың кайбер районнарында юлларда – бозлавык, кар боткасы һәм кар көртләре. Урыны белән буран һәм томан, җил тизлеге секундына 16-21 метрга җитә.
Начар һава торышы бер-бер артлы күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Шарм-эль-Шейхтан Казанга очучы самолет Шереметьево аэропортына төшәргә мәҗбүр була.
«Казандагы метеошартларга бәйле рәвештә, ә нәкъ менә 900 метрдан да кимрәк күрү мөмкинлеге булган явым-төшемнәр, һава судносы командиры карары буенча, самолет Шереметьево аэропортындагы запас аэродромга утырды», – дип сөйләделәр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Тоткарланган рейс «Казан» аэропортына 9.40 сәгатьтә килеп җитте.
Начар һава торышы аркасында Татарстанда шулай ук пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты өчен М-5 трассасы участогында хәрәкәт чикләнде. Чикләүләр иртәнге сәгать 10нан һава шартлары яхшырганчыга кадәр кертелде. Кичә Казанда берьюлы 7 юл участогында светофорлар сүндерелде.
Фото: © «Татар-информ»
Кар күп яуганлыктан, юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте. ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 400 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 259 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 4,7 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 130 тонна тоз, 29 тонна тоз эремәсе тотылган.
Казан мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган төндә шәһәр урамнарыннан кар җыюда 229 берәмлек махсус техника һәм 70 юл хезмәткәре катнашкан. 2,6 мең тонна кар чыгарылган һәм 88 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган. Бүген кар җыюга 526 эшче һәм 313 берәмлек махсус техника чыкты. Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 128,6 мең тонна кар чыгарылган, 23 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Гыйнвар башыннан Татарстанда 2 җылы рекорд теркәлгән
Кичә көндез республика буенча термометр баганалары 2 градуска кадәр күтәрелде. Көчле явым-төшем иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте.
«Сәбәбе – Төньяк Атлантика йогынтысы. Циклоннар бер-бер артлы көнбатыштан көнчыгышка, Европа, шул исәптән Россиянең Европа территориясе аша килә. Алар үзләре белән җылылык алып килә», – дип аңлатты ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, гыйнварның беренче декадасында Татарстанда температура нормадан 6 градуска югарырак булырга тиеш иде. Фараз дөрес булып чыкты.
«Температураның нормадан берничә градуска югары булуын көн саен күзәтәбез. 8 гыйнварда җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Гоголь.
2025 ел башыннан ТР Гидрометүзәге берьюлы 2 температура рекорды куйды. 8 гыйнварда Казанда «Казан-Сокол» метеостанциясендә иң югары температура 2,6 градус тәшкил итте. Алдагы абсолют максимум шәһәрдә 2,2 градус 1999 елда билгеләп үтелде.
Тагын бер температура рекорды 3 гыйнварда куелды. «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ул вакытта һаваның максималь температурасы 3,2 градус тәшкил иткән. Бу көнне шәһәрдә һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1920 елда булган һәм 2,7 градус тәшкил иткән.
Фото: © «Татар-информ»
«Юлларда катлаулы вазгыять саклана»
Җылыну ел башыннан ук килде һәм әлегә чигенергә теләми.
«Атмосфера циркуляциясе шулай төзелгән, көнбатыш-көнчыгыш күчеше бар, безгә даими рәвештә Атлантикадан җылы килә», – дип билгеләде Феликс Гоголь.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, гыйнварда Татарстанда һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булырга тиеш. «Татар-информ» әңгәмәдәше фикеренчә, бу фаразның чынга ашачагы инде ачык. Якындагы ункөнлектә республика буенча һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булыр дип көтелә. Моннан тыш, бу атна ахырына кадәр республика юлларында вазгыять катлаулы булачак.
Шимбә көнне, 11 гыйнварда, көндез без кабат циклонның җылы секторына эләгәчәкбез. Бу көнне уңай температура фаразлана, кар эри, ә якшәмбе яңадан салкынайтачак.
«Якын киләчәктә юлларда шактый катлаулы вазгыять сакланачак», – дип өстәде Гоголь.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Мондый һава торышы табигать һәм авыл хуҗалыгы өчен зарарлы»
Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, хәзер нормада Казанда уртача тәүлеклек температура минус 10 градус тәшкил итәргә тиеш.
«Әлбәттә, бу – нормаль һава торышы түгел, җылыну. Ул безнең киң циклон йогынтысында булуыбызга бәйле. Аның үзәге Санкт-Петербургта. Без хәзерге вакытта җылы секторда торабыз», – диде ул.
Гыйнвар аенда Казанда уртача айлык температура минус 10,4 градус тәшкил итә, ә явым-төшем күләме – 41 мм. Явым-төшем күп булуга карамастан, Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге хәзер нибары 9 см тәшкил итә. Бу – җылы булганга карның вакыт-вакыт эреп торуы белән бәйле.
«Декабрьдә бездә нибары 2 кояшлы көн булды. Атлантика һәрвакыт безгә үз циклоннарын җибәргәнгә күрә, һәрвакыт болытлы һава торды», – дип билгеләде Юрий Переведенцев.
Мондый аномаль җылы кышлар безнең полосада – сирәк вакыйга. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 9 гыйнварда Казанда һаваның минималь температурасы минус 35 градус булган. Бу – 129 ел буе күзәтүләр вакытында 1950 елда теркәлгән. Максималь температура 2,9 градус шул ук көнне 1921 елда билгеләнгән (124 ел мәгълүматлары буенча). Узган ел 9 гыйнварда безнең шәһәрдә температура минус 17,7 градус тәшкил итте.
«Мондый һава торышы – аномаль һәм табигать һәм авыл хуҗалыгы өчен зарарлы. Чөнки кар катламының биеклеге аз, бозлы яңгырлар явуы да ихтимал», – дип ассызыклады Переведенцев.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Климатның глобаль җылынуы аркасында кыш кыскара бара
Галим, июнь аеннан башлап, берничә ай дәвамында, Казанда температура фонының климат нормасыннан югарырак булуын искәртте. Ә 2024 ел тарихка Җир шарында метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы буларак кереп калды. Шуңа күрә быел кыш көне 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Раштуа салкыннары булмады.
«Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, Раштуада уртача тәүлеклек температура Казанда минус 11 градус булырга тиеш, ә асылда ул нормадан шактый югары иде», – дип искәртте Юрий Переведенцев.
Гыйнвар – елның иң салкын ае санала. Бу кыш безгә «Крещение салкыннары» килерме? Казаннан метеоролог мәгълүматларына караганда, «Крещение» вакытында (19 гыйнварда) шәһәрдә күпьеллык уртача температура соңгы 46 елда минус 9 градус тәшкил итә. 26 очракта бу көн җылырак һәм 20 очракта салкынрак булды. Ләкин быел салкыннар булмас, мөгаен. Моның сәбәбе – климатның глобаль җылынуы.
Бөтен дөньяда күрелә торган чараларга карамастан, аның сүзләренчә, экологик проблема кискенләшә. Дөнья бозлыклары эри, Дөнья океаны өсте күтәрелә, куркыныч метеокүренешләр арта бара. Безнең полосада кыш кыскарды, җылыту чоры ел саен кыскара бара.
«Татар-информ»нан Наталья Рыбакова язмасы тәрҗемә ителде