Дога кабул булсын өчен нишләргә?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында дога кабул булсын нишләргә икәнен аңлаттылар.
Дога кабул булуын теләсәгез, түбәндәгеләр кирәк:
- хәләл ризык белән тукланырга,
- хәләл юл белән эшләп тапкан малдан файдаланырга,
- гөнаһлардан сакланырга тырышырга,
- диннең фарызларын үтәргә.
Пәйгамбәребез салләлләһү гәләйһи вә сәлләм тузанга баткан, тузгыган чәчле, озак вакыт сәфәрдә булган кешене искә алды. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм «Йә Раббым, йә Раббым!» дип кабатлый.
Әмма аның ашаганы – харам, эчкәне – харам, киеме – харам, ул харам белән тукландырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?»
Дога кылыр алдыннан, кыйбла тарафына юнәлеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау әйтергә һәм Пәйгамбәребез салләлләһү гәләйһи вә сәлләмгә рәхмәтебезне белдерергә, гөнаһларыбызга тәүбә итәргә һәм шунда гына үтенечебезне юлларга кирәк.
Моннан тыш догабызны әкрен генә 3 тапкыр кабатлау да яхшы булыр.
Онытмагыз:
Дога авырлыклар килгәндә генә кылынмый. Шатлыклы вакытта да догада булып, Аллаһыга рәхмәтләребезне әйтеп торыйк.
Ялгышмагыз:
Дога намаздан соң гына кылына дип уйлау – ялгыш. Доганы теләсә кайсы вакытта кылырга ярый (тәһарәтле булу күркәм булыр).