ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ул үтерергә түгел, коткарырга тырышты»: энесен үтергән хатын хөкем ителде

0

Суд барышында 2 кардиналь капма-каршы версия яңгырады: гаепләү абыйсын үтергән хатынның гаепле булуына ышана, яклау, ул моны эшли алмаган, дип, үз сүзендә тора. «Татар-информ» репортажында гаепләнүченең хөкем карары һәм каушавы турында.

«Әгәр Надежда җинаять кылган булса да, үз гамәлләре турында хисап бирмәгән»

Татарстан Республикасы Югары судында бүген инвалид энесен үтерү эше буенча Надежда Захаровага хөкем карары игълан ителде. Тикшерү версиясе буенча, ул аны куллары белән буып үтергән.

Суд карарына кадәр присяжныйларның вердиктын игълан иттеләр. Аларның карарыннан чыгып, Надежда гаепле һәм мәрхәмәт күрсәтүгә лаек түгел. Карар 8 кешедән торган присяжныйлар коллегиясе тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

«Мин аның үлемен теләмәдем, мин аңа ярдәм итәргә тырыштым. Мин балачактан энемне карадым, 3 бала тәрбияләдем, сукыр әниемне карадым. Әгәр шулай булмаса, миннән балаларны да, энемне дә тартып алырлар иде. Әни аны ташламаска кушты», – диде үзенең соңгы сүзендә Надежда Захарова.

Гаепләнүченең соңгы сүзеннән соң судья хөкемне укыды. Надежданы үтерүдә гаепле дип таныдылар һәм 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Колониядән чыкканнан соң, ул психиатрга йөрергә тиеш була, азат ителгәннән соң 2 ел дәвамында аңа кичке уннан иртәнге алтыга кадәр өйдән чыгарга, мәдәни-массакүләм, спорт һәм сәяси чараларга йөрергә, үзе яшәгән муниципаль берәмлектән читкә чыгарга ярамый. Билгеле булганча, дәүләт гаепләүчесе Надежда өчен 13 ел ирегеннән мәхрүм итү сораган.

«Мин риза түгел!» – дип, судка каршы килергә тырышты Надежда.

Яклау ягы ышана: Надежда җинаять кылган булса да, үз гамәлләрен аңламаган. Ул – балачактан икенче группа инвалид.

«Әгәр аның гамәлләрендә ниндидер гаеп составы бар икән, бу – 105нче маддә түгел, үтерү түгел. Бәлки, саксызлык аркасында үлемгә китерүдер, ләкин һич тә үтерү түгел. Ул булдыра алганча коткарган. Ярдәмнең төрле төрләре бар бит – мәсәлән, пневмоторакс вакытында үпкәләрдән һава чыгару өчен үпкәләр арасында тишек ясыйлар. Ә монда үзенчәлекле кеше – ул вазгыятьне ничек кабул иткән, аның башында ниләр булган? Әйтүе кыен», – диде яклау позициясен адвокат Даниил Коротков.

«Ул – бик арыган бала»

Кайбыч районының Корноухово авылында яшәүче 61 яшьлек Надежда Захарова кечкенәдән инвалид энесе, әнисе һәм 3 баласы турында кайгырта. Ул да, абыйсы кебек үк, балачактан инвалид. Икесенең дә тайпылышлары психик характерда. Әмма ул, бертуган энесенә караганда, социализациялерәк һәм мөстәкыйльрәк була.

Фаҗига 2024 елның 8 мартында була. Соңрак Надежда тикшерүгә абыйсының кинәт егылып, тыны кысыла башлавын сөйләячәк. Аның сүзләренә караганда, ул аңа ничектер ярдәм итәргә тырышкан – күкрәген һәм муенын кар белән уа башлаган. Соңыннан күршеләргә, медикларны чакырсыннар, дип әйткән.

«Ашыгыч ярдәм» килде, аңа ниндидер укол ясады. Шәфкать туташы аның үлгәнен әйтте. Мин ышанмадым, полицейскийлар килгәч кенә ышандым», – дип сөйләде Надежда Захарова.

Монда тикшерү версиясе һәм Надежда версиясе аерыла. Тикшерү фикеренчә, Надежда, салкын кан белән, үз энесен ялан куллары белән буып үтергән. Ярып карау моның үтерү булуын күрсәтте.

«Җәрәхәтләр Викторның механик асфиксиядән һәлак булуын күрсәтә. Бәлки, кул белән буылган булуы ихтимал. Күгәрүдән тыш, умырткалыкның муен бүлекләре сынган», – дип сөйләгән иде элегрәк судта эксперт Илнар Сәлахов.

Энесе Надеждадан нибары берничә яшькә генә кечерәк иде. Адвокат аны үз гамәлләренә хисап бирмәгән бала белән чагыштырган.

«Аның интеллектуаль сәләте кайдадыр 6нчы сыйныф баласы дәрәҗәсендә. Бу – бик арыган бала», – дип сөйләде журналистларга адвокат Даниил Коротков.

«Әни аны ташламаска кушты»

Судта Надежданы рәсми рәвештә аның кызларының берсе тәкъдим итте. Ул журналистлар булудан канәгать түгел иде. Аның сүзләренчә, әнисе һәрвакыт яхшы күңелле хатын-кыз булган һәм энесен берничек тә үтерә алмаган. Бу, кызганыч, башка шаһитларның күрсәтмәләре белән туры килми. Шаһитлар бертавыштан Надежданың энесенә начар мөнәсәбәте турында белдергән.

Шаһитлар сөйләвенчә, Надежда энесенә кычкыра, этеп җибәрә, киеменнән эләктереп ала, приказ тонында сөйләшә, ә энесе аннан курка иде.

Хөкем карарыннан соң, Надежда каушап калды. Аның куркуы һәм кәефе кырылуы сизелеп тора иде.

«Әни аны ташламаска кушты», – дип кабатлады Надежда күз яшьләре аша.

«Татар-информ»нан Кирилл Гомәров язмасы тәрҗемә ителде