ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Төнлә фатирда кайнар су торбасы шартлый». Ир белән хатын эсселектән уяна һәм пешеп бетә

0

28 декабрьдә Мәскәүдә бер фатирда кайнар су торбасы шартлый. Биредә яшәүче ир белән хатын пешә, хәзер алар хастаханәдә ята. Янгын сүндерүчеләр фатирдагы кайнар суны тәрәзә аша суырткан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Әлеге хәл 2 бүлмәле фатирда төнге 2.15 сәгатьтә була. Джаз җырчысы – 40 яшьлек хатын һәм аның 43 яшьлек ире – контрабасист, йоклап яталар. Шул чакта алар эсселек сизә, ваннада су аккан тавыш ишетә. Кап-кайнар су бөтен фатирга тула. Хатын 112 номерына шалтырата. Ул куркып кычкыра, күршеләрен дә уята.

Ир-ат үзе нидер эшләмәкче була һәм, кайнар суга басып, ванна бүлмәсенә чаба. Анда кайнар су белән тәэмин итү торбасының аскы өлеше – сөлге киптергеч торбасы өзелгән булып чыга.

Урынга янгын сүндерү-коткару хезмәте килә, алар 2нче каттагы тәрәзәгә автобаскыч куя һәм фатирдан суны суырталар. Дежур сантехниклар кайнар су бирүне туктата. Ир белән хатынны подъезддан алып чыгалар. Аларны анда табиблар көтә. Ир белән хатынның куллары һәм аяклары икенче дәрәҗәдә пешкән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Имгәнгән кешеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Алар берничә атна хастаханәдә ятачак.

Сөлге киптергеч бу кешеләргә фатирның алдагы хуҗасыннан калган. Алар фатирны 10 ел чамасы элек сатып алган. Берникадәр вакыт элек аларга сантехник тикшерү белән килгән һәм торбада өске клапанны алмаштырган булган, диелә хәбәрдә.