ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2024

Илгиз Абдракипов хатыны Вәсилә Фәттахованы искә алган

0

Продюсер Илгиз Абракипов социаль челтәрләрдә мәрхүмә тормыш иптәше, артист Вәсилә Фәттахованы искә алган. Аның бу көннәрдә якын кешесен юксынуы юкка гына түгел. Бүген, 31 декабрьдә, исән булса, талантлы җырчыга 45 яшь тулган булыр иде. Вәсилә Фәттахова, үзе турында туганда ук сөрән салып, әнә шундый матур бәйрәм көнендә дөньяга килгән.

Илгиз Абракипов социаль челтәрләргә хатынының матур фотосын урнаштырган. Постка шәрехләмә юк. Фото янында йөрәк рәсеме генә балкып тора.

Искә төшерәбез: җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елда, бәби тапканда вафат булды. Илгиз Абракипов – ялгыз, аларның балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды.

Тормыш иптәшен югалтканнан соң, Илгиз Абдракипов озак еллар өйләнмәде, тормышны ялгыз гына көтте. Быел җәй генә, буйдак тормышына нокта куярга теләп, Лия исемле ханым белән туй уздырган иде. Тик бу туй бик гаугалы бер вакыйгага әйләнеп калды. Алар 1 ай яшәүче белән аерылыштылар. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Илгиз массакүләм мәгълүмат чараларына үзенең аерылышуын белдерде. Аның кәләше Лия Мифтахова исә, Илгиз белән бөтенләй язылшмаганлыкларын әйтеп, туйларын «шоу» дип атады, «бу – Илгизгә пиар өчен кирәк иде» дип сөйләде.