ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2024

Популяр җырлар авторы Илдус Дәүләнов студиядән кемнәрне куып чыгаруы турында әйткән

0

«ТМТВ» каналында «10 сорау» тапшыруын алып баручы Әбри Хәбриев, кунак итеп, популяр җырлар авторы, аранжировка ясау остасы Илдус Дәүләновны чакырган.

Ул интервьюларда һәм башка тапшыруларда да җырчыларның әзерлексез килүләре, аның вакытын гына алулары турында сөйләгән иде.

  • Популяр җырлар авторы Илдус Дәүләнов: «Кара исемлеккә керткән артистларым бар»
  • Илдус Дәүләнов «кара исемлек»кә кертелгән җырчылар турында әйтте

«Ничек шулай студиягә әзерлексез киләсең? Әле ул җырның сүзләренә дә төшенмәгән, нәрсә турында җырлаганын да белми. Алар җырчы да түгел инде, «җырлаучылар» дип әйтергә кирәк.

«Ябай малай» (Ямиль Баймурзин) килде. Җырлый да алмады ул. Нәрсәдер әзерләнмичә килгән. Икенче истә калганы – Римма Никитина. Минем нервам түзмәде, куып чыгардым. «Мин һава сулый торам. Сиңа 3 минут, мин бу бүлмәгә килгәндә, син монда булмаска тиешсең», – дип чыгып киттем. Һәм ул тиз генә киенеп, чыгып китте», – дип сөйләде композитор, шактый хитлар авторы.

Бу видеоны караучылар арасында аранжировка ясау остасы белән килешүчеләр дә шактый, шулай ук Римма Никитинаның иҗатын яратмаучылар һәм яратучылар, аңа бернигә карамыйча алга атларга киңәш итүчеләр дә бар.

Дәүләнов белән килешмәүчеләр дә үз фикерен белдергән, аның үзенә килгән кешеләрне болай итеп фаш итүен «профессиональ түгел» дип белдергәннәр.

«Җырчы кызлар турында алай сөйләп утыру ирләрчә түгел», «Хөрмәтле Дәүләнов, сезне Илсөя Бәдретдинова гына танытты бит?!» – дип комментарий калдырганнар.

«Ул беркемне дә мыскыл итмәде, түбәнсетмәде. Тәнкыйтьне адекват кабул итә белергә кирәк, бигрәк тә әзерлексез килгән очракта. Димәк, аның вакытын һәм акчасын «урлаганнар». Хөрмәт ике яклы булырга тиеш», – дип тә яклаучы табылган.