«Соңга калдым». Мәскәүдә бер ир-ат хастаханә ишеген ватып кергән дә йокыга киткән – видео
Мәскәүдә бер ир-ат хастаханәгә бәреп кергән дә буш караватка ятып йокыга киткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Ир-ат пыяла ишекне ватып, хастаханәгә керә.
Вакыйга Беренче Перово Поле проездында урнашкан медицина учреждениесендә була. Сакчы хокук саклаучыларны чакыра. Аның сүзләренчә, бу ир-ат «соңга калдым» дип кычкыра-кычкыра, пыяла ишекне вата, бинага керә һәм буш караватка ятып йокыга китә.
Хокук саклаучылар бу ир-атны тыныч кына йоклап яткан килеш таба, ул аек булмый. Ир-атны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.