Ир кеше хатынына нәрсә тиеш?
«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр турында аңлаталар.
Ир кеше хатынына нәрсә тиеш?
Бүгенге көндә яшьләр зур акчалар туздырып никах укыталар һәм ярты елдан «Аерылышабыз!» дип дулап йөри башлыйлар. Кызганычка, бу күренеш мөселманнар арасында да нык таралган. «Син миңа моны тиеш, мин сиңа тиеш түгел»не бик яхшы беләләр, ә менә вазифаларын белмиләр.
Ирнең һәм хатын-кызның бер-беренә карата нинди вазифалары бар соң? Бүген шуларны карап китәрбез.⠀
Хатын-кызның ике төп бурычы бар:
Беренчедән, ул – гаиләдәге җитәкченең акыллы киңәшчесе. Өйдә җитәкче – ир кеше бар, һәм соңгы сүзне ул әйтергә тиеш.
Хатын-кыз моны аңласа, әйтә алмый торган йомшак ир кешедән дә нык фикерле җитәкче ясый ала. Әгәр тели икән, ул моңа ирешә ала, юк икән, «үзем эшлим, үзем башкарам» дип, ир өстеннән таптап чыгып китә. Мондый гаиләнең таркалуын көт тә тор инде. Кечкенә генә бу сәясәтне хатын-кыз аңларга тиеш.
Хатын-кызның икенче бурычы: балаларына яхшы ана булу. Ул боларны үти алдымы, аңа башка зур таләпләр куярга, вак-төяккә бәйләнергә кирәкми.⠀
Ә ир кешенең бурычлары күбрәк: Коръән аятьләрендә һәм хәдисләрдә әйтелгәнчә, ир-ат – гаиләне матди яктан тәэмин итүче, анда тәртип саклаучы һәм тормыштагы авырлыкларны чишүне үз өстенә алучы кеше.
Шулай ук ир-атның гаиләдәге иң зур вазифаларының берсе – хатынына һәм балаларына яхшы мөнәсәбәттә булу.⠀
Югарыда әйткәнебезчә, ир кеше – гаиләдә җитәкче, һәр җитәкченең төп вазифасы: үзенең хуҗалыгын саклау һәм үстерү. Димәк, ир кеше гаиләне саклау һәм үстерү турында уйларга тиеш, шулай ук хатын аш-су бүлмәсендә генә калмасын, укысын, гыйлем эстәсен, кирәк дип тапса, эшкә чыксын, дип фикер йөртергә тиеш. Балалар тәртипле, әдәпле, дини яктан иманлы булып үссеннәр өчен, нигездә ана җаваплы.⠀
«...дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды», – дип әйтелгән (Рум, 30:21).⠀
Ул зур бүләккә лаек булыр өчен, кеше билгеле бер тәртип кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Ир-атка азгын булмау, начар гадәтләр белән мавыкмау, әти-әнисенә, хатынына, балаларына карата саф күңелле, игелекле булу кирәк. Ә хатын-кыздан әдәплелек, чисталык, сафлык, иренә хыянәт итмәү, ата-анага хөрмәт сорала.
«Дин вә мәгыйшәт»